Узган атна эчендә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, алма бәясе күтәрелгән
Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсешенә читтән кертелгән яңа уңыш йогынты ясый. Узган бер атна эчендә бәрәңге бәясе 5,2 процентка, кәбестә белән алма - 3,3-3,7 процентка, кишер белән суган бәясе 2,6-2,7 процентка күтәрелгән. Башка төр азык-төлектән бәяләр үсеше токмач, тавык ите, шикәр комы, туңдырылган балык, тары ярмасында теркәлгән....