Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган атна эчендә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, алма бәясе күтәрелгән

Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсешенә читтән кертелгән яңа уңыш йогынты ясый. Узган бер атна эчендә бәрәңге бәясе 5,2 процентка, кәбестә белән алма - 3,3-3,7 процентка, кишер белән суган бәясе 2,6-2,7 процентка күтәрелгән. Башка төр азык-төлектән бәяләр үсеше токмач, тавык ите, шикәр комы, туңдырылган балык, тары ярмасында теркәлгән....

Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре үсешенә читтән кертелгән яңа уңыш йогынты ясый. Узган бер атна эчендә бәрәңге бәясе 5,2 процентка, кәбестә белән алма - 3,3-3,7 процентка, кишер белән суган бәясе 2,6-2,7 процентка күтәрелгән. Башка төр азык-төлектән бәяләр үсеше токмач, тавык ите, шикәр комы, туңдырылган балык, тары ярмасында теркәлгән. Тоз белән бодай оны беркадәр арзанайган.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бәрәңгенең килосы хәзер уртача 25 сум 51 тиен, кәбестә - 25 сум 4 тиен, алма- 54 сум 99 тиен, кишер -31 сум 63 тиен, суган 27 сум 6 тиен, шикәр комының килосы уртача 30 сум 96 тиен тора. Тозның килосы уртача 9 сум 15 тиеннән, бодай оны - 23 сум 32 тиеннән тәкъдим ителә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев