Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше, Алан-Елга һәм Сәрдә егет-кызлары "Кичен капка төбендә" җыелды

Балаларның җәйге ялы дәвам итә. Шекше, Алан-Елга һәм Сәрдә авылларыннан укучы малайлар һәм кызлар июнь аенда мәктәптә оештырылган "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагеренә йөрделәр, әйдаманнар оештырган кызыклы чараларда катнашып күңелле ял иттеләр. Ай дәвамында балалар янына "кунакка" Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә килде. Китапханәче Наилә Сафина аларга бер сулышта...

Балаларның җәйге ялы дәвам итә. Шекше, Алан-Елга һәм Сәрдә авылларыннан укучы малайлар һәм кызлар июнь аенда мәктәптә оештырылган "Кыңгырау" сәламәтләндерү лагеренә йөрделәр, әйдаманнар оештырган кызыклы чараларда катнашып күңелле ял иттеләр. Ай дәвамында балалар янына "кунакка" Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә килде. Китапханәче Наилә Сафина аларга бер сулышта укып чыгарлык китаплар тәкъдим итте, төрле темаларга багышланган уен-викториналар үткәрде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны татар милли фольклоры белән таныштыру, халкыбызның матур уен-йолаларын аларга илтеп җиткерү, үзләрен әби-бабаларыннан килгән традицияләрнең дәвамчылары итеп тоярга өйрәтү максатын алга куйды. Балалар такмаза һәм җырлы-биюле уеннардан торган "Кичен капка төбендә" дип исемләнгән тамашаны өйрәнеп иптәшләре каршында чыгыш ясады. Өлкәнрәк малайлар һәм кызлар белән исә, лагерь сабан туена әзерләндек. Алар халкыбызның матур йоласы-Бирнә җыю күренешен өйрәнде, сөрәнчеләр булып та, өлкән яшьтәге әби-бабай, яшь егет-кызлар булып та уйнады. 25нче июнь көнне "Кыңгырау" лагере сабан туе башланыр алдыннан "Бирнә җыю" фольклор күренеше тамашачыларга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев