Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 30 июль 2013 яңалыклары

    • 30 июль 2013 - 12:08
      Яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлый
      Республикада барлыгы 303,5 мең га мәйданда ашлык суктыру эше төгәлләнгән, бу билгеләгән планның 19 процентын тәшкил итә.
    • 30 июль 2013 - 11:53
      Бүген футбол буенча район чемпионы билгеле булачак
      30 июль көнне барлык футбол сөючеләрне финал уенын карарга чакырып калабыз. "ОЛИМП" стадионы. Башлана 18:30. Очрашалар "Саба яшьләре"- "КС-Шәмәрдән".
    • 30 июль 2013 - 11:28
      Быел бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә
      Быелгы ел икмәккә ярлырак булса да, бәрәңге һәм яшелчәләрнең югары уңышы көтелә. Бигрәк тә, соңгы вакытта еш явучы яңгырлар аларның куәтле үсүенә уңай йогынты ясый. Шикәр чөгендере, кукуруза, бәрәңге кебек соң өлгерүче культуралар башта корылык кичерсә дә, хәзер бертуктаусыз явучы яңгырлар аларның хәлен күпкә җиңеләйткән. Һава температурасы нульдән түбән төшкән...
    • 30 июль 2013 - 10:48
      Интернеттан бушка кинофильмнар күчерү мөмкин булмаячак
      1 августтан башлап Интернеттан бушка кинофильмнар күчерү мөмкин булмаячак. Пират сайтлары исемлеге Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенә тапшырылган инде. Исемлектә популяр Rutracker торренты һәм "ВКонтакте" социаль челтәре дә бар.
    • 30 июль 2013 - 10:18
      Юлбат урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Мәҗитова Манчестерга китеп барды
      "Алгарыш" грантына ия булган инглиз теле укытучылары чит илдә белем күтәрүләрен дәвам итә. Саба гимназиясенең инглиз теле укытучысы Наилә Арсланова - Англиянең Брайтон, Явлаштау урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Балтачова Кембридж белем бирү үзәкләрендә стажировка үтеп, шушы көннәрдә туган якларына кайтсалар, Юлбат урта мәктәбе укытучысы Рәмзия Мәҗитова 28 июльдә Манчестерга китеп...
    • 30 июль 2013 - 10:10
      Саба халкы 23 августта чираттагы дөнья бетүне каршылый
      Җәмәгать, ишеттегезме әле? 2013 елның 23 августында тагын дөнья бетәчәк икән. Россия тарихындагы иң атаклы кешеләрнең берсе - Григорий Распутин шулай дип әйтеп калдырган имеш. Распутинны күпләр шарлатан дип, аның сүзләренә ышанмаска да мөмкиннәр. Ләкин факт факт булып кала - Распутин әйтеп калдырганнарның күбесе тормышка ашты. Патша гаиләсе үтерелүе, Сталин...
    • 30 июль 2013 - 05:06
      Кайсы машина сулга күбрәк йөри?
      Audi автомобильләрендә йөрүчеләр башкаларга караганда хәләл җефетләренә күбрәк хыянәт итә. Бөекбританиянең Illicit Encounters порталы үткәргән сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән.
    Реклама