Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Кайсы машина сулга күбрәк йөри?

Audi автомобильләрендә йөрүчеләр башкаларга караганда хәләл җефетләренә күбрәк хыянәт итә. Бөекбританиянең Illicit Encounters порталы үткәргән сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән.

Аларның мәгълүматларына караганда, әлеге машиналарны үз итүчеләрнең 22 проценты тугрылык сакламый икән.

"Хыянәтчеләр" исемлегендә Audi хуҗаларыннан соң BMW "иярләүчеләр" урнашкан. Аларның 13,8 проценты "сулга йөрүен" таныган.

Өченче урында - Mercedes-Benz (8,7 процент), аннары - Volvo (7,6 процент). Volkswagen хуҗаларының 5,7 проценты рульне "сулга бора", имеш.

Шәхси тормышта үрнәк алырлык кешеләр нинди машиналарда йөри дисезме?

Үрнәк гаилә башлыклары Peugeot машиналарында йөри икән. Аларның нибары 0,4 проценты гына сөяркәләр белән чуала. Ышанычлылар рәтенә шулай ук Renault (0,5 процент), Rover (0,5 процент), Skoda (1,1 процент) һәм Hyundai (1,6 процент) керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев