Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 19 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 19 сентябрь 2013 - 12:03
      Сабаның “Аргамак” картодромында “Татарстан кроссы – 2013” үткәреләчәк
      Киләсе якшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне районда халыкны физик культаруга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Татарстан кроссы - 2013" үткәрелә. Әлеге чара барлык авыл җирлекләрендә оештырылачак. Сабаның "Аргамак" картодромында уздырылачак кросс өчен дистанциянең озынлыгы өлкәннәрга һәм V-XI сыйныф укучыларына - 1250, бакча балаларына -...
      407
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 11:57
      Мадияр Хаҗиев һәм Хәмит Латыйпов “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында Шәмәрдән лицеена картиналар бүләк итте
      Әгәр кешеләрен рәссам булырга этәргән икән, тугын ягытабигатендә матурлык, гүзәл­лек бар дигән сүз. Ә районыбыз таланты шушы өлкәсендә ачылган шәхесләре белән күкрәк киереп мактана ала.
      506
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 11:25
      Сабада көн тәртибендә – наркомания мәсьәләсе
      Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында бүлек җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр Советлары башлыклары катнашында җирле үзидарә, контрольлек итүче органнарның наркоманиягә каршы эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды. Районда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы үткәрү һәм административ практика эшенең торышы турында башкарма комитет җитәкчесе Равил...
      400
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 11:11
      Югары Симет мәктәбе укучылары мәктәп ашханәсен тәэмин итәрлек бәрәңге уңышы җыеп алдылар [+фото]
      Югары Симет урта мәктәбе, җаваплылыгы чикләнгән "Симет" хуҗалыгына караган җир участогында бәрәңге үстерде. Чүбен утап, тәрбияләп үстергән бәрәңге уңышын шушы көннәрдә җыйнап та алдылар. Бәрәңге уңышын җыюда 8-11нче сыйныф укучылары катнашты. Алар уку елы буена үзләренең мәктәп ашханәсен тәэмин итәрлек уңыш җыеп алдылар.
      410
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 11:07
      Иштуган укучылары ветераннар аллеясына һәм обелискка шефлык оештырдылар
      Иштуган авыл җирлегендә 1985 елда сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды һәм ветераннар аллеясы булдырылды. Һәйкәл-обелискны ачу тантанасында 56 ветеран катнашкан булса, кызганычка каршы, Җиңүнең 67 еллыгын без ветераннардан башка гына каршыладык. Иштуган урта мәктәбе укучылары күп еллар инде обелискка һәм ветераннар аллеясына шефлык оештыралар. Һәр елны бер класс обелиск...
      533
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 10:52
      Игътибар: сабалыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
      20 сентябрь көнне "Россия юристлар ассоциациясе" Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясе Саба җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Байлар Сабасы ш.т.б., Тукай урамы, 87) халыкны кабул итү үткәрелеп, юридик киңәшләр биреләчәк. Кабул итү графигы: 8.00 - 11.00 - Саба нотариаль округы нотариусы 11.00...
      418
      0
      0
    • 19 сентябрь 2013 - 10:49
      Сүлә авылында су башняларына керә торган юлларга таш түшәлде
      Сүлә авылында Шәмәрдән коммуналь хужалыгы тарафыннан су башняларына керә торган юлларга таш түшәлде. Шулай ук Курсабаш авылының фельдшер-акушерлык пунктында канализация чокыры иңгән иде. Алар ком салып, тигезләнеп куелды.
      393
      0
      0
    Реклама