Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның “Аргамак” картодромында “Татарстан кроссы – 2013” үткәреләчәк

Киләсе якшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне районда халыкны физик культаруга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Татарстан кроссы - 2013" үткәрелә. Әлеге чара барлык авыл җирлекләрендә оештырылачак. Сабаның "Аргамак" картодромында уздырылачак кросс өчен дистанциянең озынлыгы өлкәннәрга һәм V-XI сыйныф укучыларына - 1250, бакча балаларына -...

Киләсе якшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне районда халыкны физик культаруга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның иң көчле йөгерешчеләрен ачыклау максатында "Татарстан кроссы - 2013" үткәрелә. Әлеге чара барлык авыл җирлекләрендә оештырылачак. Сабаның "Аргамак" картодромында уздырылачак кросс өчен дистанциянең озынлыгы өлкәннәрга һәм V-XI сыйныф укучыларына - 1250, бакча балаларына - 200, башлангычларга 500 метр итеп билгеләнгән. Ярышларга гомуми җитәкчелек район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Теркәү 9-10 сәгатьләрдә үткәрелә. Авыл җирлекләрендә кросс урыны сайлауда җаваплылык җирлек башлыкларына һәм мәктәп директорларына йөкләнә. Кроссларда бердәм катнашыйк, сәламәтлегебез турында кайгыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев