Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мадияр Хаҗиев һәм Хәмит Латыйпов “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе кысаларында Шәмәрдән лицеена картиналар бүләк итте

Әгәр кешеләрен рәссам булырга этәргән икән, тугын ягытабигатендә матурлык, гүзәл­лек бар дигән сүз. Ә районыбыз таланты шушы өлкәсендә ачылган шәхесләре белән күкрәк киереп мактана ала.

Әйтик, рәссамнар Мөдәррис Минһаҗев, Мадияр Хаҗиев, Миншәрәф Салихов - Шәмәрдән мәктәбе горурлыгы. Алар күңелләренә илһам биргән туган якларын онытмыйлар, якташлары белән аралашып яшиләр. Узган җомгада Мадияр Хаҗиев һәм аның сәнгатьтәше Хәмит Латыйпов Шәмәрдән лицее укучылары белән очрашуга да кайттылар. Максатлары да бик изге - "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында лицейга картиналар бүләк итеп, үсеп килүче буында матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, төсләр гармониясен таный белергә өйрәтү. Аларның куллары тудырган сәнгать әсәрләренең мондый көчкә ия булуына шикләнмәскә мөмкин. Керәнне авылында туган Мадияр Хаҗиевның да, Шәмәрдән мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләгән Хәмит Латыйповның да картиналары лицей диварларында байтак укучыларны үзенә тартып тора иде инде. "Менә ничә ел инде алар безнең күңелләребезне җылыта, рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияли", - диделәр укучылар үзләре дә. Бу юлы рәссамнар үзләренең әсәрләреннән тулы картиналар галереясы булдыру тәкъдиме белән чыктылар.

"Без Хәмит белән еллар дәвамында язган сәнгать әсәрләребезне лицейга бүләк итәргә булдык. Галерея барлыкка килә икән, әллә кая музейларга, күргәзмәләргә барып йөрисе түгел дигән сүз. Сәнгатьнең тәрбияви көче биниһая зур, әгәр классларга кергәндә сезне тере картиналар каршылый икән, икенче булып тәрбияләнәсез. Татарстан мәктәпләрендә әле мондый галерея юк дияргә кирәк. Менә шундый перспектива, дирекция белән мәсьәлә тиз арада хәл ителер дип уйлыйм,- диде Татарстаннның халык рәссаме. Мадияр Хаҗиев үзен рәссам ясарга балалар өйрәтүен дә ассызыклады. Шәмәрдән мәктәбен тәмамлагач, бер ел студиясендә укучылар белән кәгазьгә табигать күренешләрен күчерергә өйрәнгән, аннары сәнгать училищесына укырга кергән. Картиналар иҗат итү белән бергә хәзер үзе Яр Чаллы укучыларына рәсем сәнгате серләрен өйрәтә.

Укучыларны рәссамнарның картиналарында сурәтләнгәннәрне тулырак аңларга сәнгать укытучысы Роза Сафина чыгышы ярдәм итте. "Мадияр Хаҗиевның буяулар ярдәмендә пыялага төшерелгән картиналары да гадәти түгеллеге, оригинальлеге белән сокландыра. Алар без һәр авыл өендә диярлек күрә торган шамаилләр рухында язылган. Ә Хәмит Латыйпов иҗатында пастель - төсле һәм аклы-каралы графика жанры өстенлек итә. Әмма һәр рәссам үзенчәлекле булса да, аларны бер уртаклык - хатын-кыз образын тирән һәм киңкырлы ачу осталыгы берәштерә. Аларның картиналарында үз халкы культурасына фәлсәфи мәхәббәт киң чагылыш тапкан",- дип сөйләде ул.

Соңыннан кунаклар укучыларның сорауларына җавап бирделәр, һәркемнең күңеле белән рәссам белән тууына басым ясап, матурлыкка соклана белергә чакырдылар. Никадәр самими матурлык, ихласлылык, никадәр тирән тарту көче бөркелеп тора картиналардан. Алардагы сихри төсләр күңелләргә күчә, аларны кулларың белән тотып-капшап карыйсы килү тойгысын кичерәсең. Сәнгатьнең көче шул, минемчә.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев