Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган укучылары ветераннар аллеясына һәм обелискка шефлык оештырдылар

Иштуган авыл җирлегендә 1985 елда сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды һәм ветераннар аллеясы булдырылды. Һәйкәл-обелискны ачу тантанасында 56 ветеран катнашкан булса, кызганычка каршы, Җиңүнең 67 еллыгын без ветераннардан башка гына каршыладык. Иштуган урта мәктәбе укучылары күп еллар инде обелискка һәм ветераннар аллеясына шефлык оештыралар. Һәр елны бер класс обелиск...

Иштуган авыл җирлегендә 1985 елда сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачылды һәм ветераннар аллеясы булдырылды. Һәйкәл-обелискны ачу тантанасында 56 ветеран катнашкан булса, кызганычка каршы, Җиңүнең 67 еллыгын без ветераннардан башка гына каршыладык. Иштуган урта мәктәбе укучылары күп еллар инде обелискка һәм ветераннар аллеясына шефлык оештыралар. Һәр елны бер класс обелиск биләмәсен тәртипкә китерә, җыештырып тота. Бу чара укучыларда истәлекле урыннарга карата ихтирам, ветераннарга хөрмәт хисләре тәрбияләүдә зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев