20 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Хезмәт хакларын “конвертларда” алучы картлык көнендә лаеклы пенсиядән мәхрүм ителә
Керемнәрне "конвертларда" түләү - ул салымнардан качу гына түгел, ә хезмәткәрләрнең социаль якланмаганлыгына да китерүче начар күренеш. Әйтик, Пенсия фондына түләүләр хисабына дәүләт пенсияләрне, түләүсез медицина ярдәменең күп төрләрен, вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда, бала караганда, йөклелек вакытында һәм бала тапкан өчен бирелә торган пособиеләрне, эшсезлек пособиеләрен һәм социаль тәэмин итүнең...
-
Яңа Чүриле интернатыннан агып чыккан шакшы су Кече Мишә елгасын пычратып яткан
Соңгы вакытларда безне яшәгән җиребезнең чисталыгына, табигатьнең пычратылмавына битараф түгелләр күбәя башлавы куандыра.
-
Аяклары киселгән яшь Татарстан җырчысына ярдәм кирәк [видео]
Аяксыз калган 27 яшьлек Татарстан җырчысы Дәринә Фәхретдинова өметен өзми - ул кабат сәхнәгә чыгу теләге белән яши. Әйдәгез, ата-ана назы күрмичә, әбисе тәрбиясендә генә үскән кызга шундый мөмкинлек бүләк итик. Тулырак мәгълумат - видеоязмада.
-
Сабада авыл хуҗалыгы продукцияләре урлануының 7 факты буенча җинаять эше кузгатылды
Авыл хуҗалыгында киеренке эшләр чорында һәртөрле урлашуларны вакытында кисәтү зарурлыгы полиция хезмәткәрләренә дә зур бурычлар йөкли. Шул максаттан ел саен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә "Уңыш" операциясе игълан ителә. Әлеге оператив-профилактика чарасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмый. Быел 20 июльдән башланган "Уңыш-2013" операциясен йогынтылы итеп үткәрүгә дә эчке эшләр...
-
“Рубин” Словениянең “Марибор” командасын тар-мар итте
Кичә Казанның "Рубин" командасы УЕФА Европа Лигасының төркем этабының беренче матчында "Марибор"ны җиңде. Корбан Бердыев уенчылары көндәшләренең капкасына 5 туп кертте. «Марибор» (Словения) - «Рубин» (Россия) 2:5 (1:2) Голлар: 0:1 - 23 Карадениз, 0:2 - 27 Маркано, 1:2 - 35 Милец, 1:3 - 69 Р.Еременко, 2:3 - 73 Файич, 2:4...
-
Сабалылыларга психолог хезмәт күрсәтә
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында хокук саклау, медицина, социаль яклау учреждениеләрендә "Ышаныч телефоннары" эшли башлады. Наркотиклар белән бәйле стресс хәлендә калучылар өчен район социаль яклау идарәсендә психолог хезмәте дә (телефоны 2-50-39) күрсәтелә.
-
Дания Галимуллина: "Бакча мөдире һәм профсоюз рәисе – менә дигән социаль партнерлар"
Сабадагы "Шатлык" балалар бакчасы - районда иң озын тарихлы мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе. Былтыр аның эшли башлавына 80 ел булды.