Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада авыл хуҗалыгы продукцияләре урлануының 7 факты буенча җинаять эше кузгатылды

Авыл хуҗалыгында киеренке эшләр чорында һәртөрле урлашуларны вакытында кисәтү зарурлыгы полиция хезмәткәрләренә дә зур бурычлар йөкли. Шул максаттан ел саен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә "Уңыш" операциясе игълан ителә. Әлеге оператив-профилактика чарасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмый. Быел 20 июльдән башланган "Уңыш-2013" операциясен йогынтылы итеп үткәрүгә дә эчке эшләр...

Авыл хуҗалыгында киеренке эшләр чорында һәртөрле урлашуларны вакытында кисәтү зарурлыгы полиция хезмәткәрләренә дә зур бурычлар йөкли. Шул максаттан ел саен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә "Уңыш" операциясе игълан ителә. Әлеге оператив-профилактика чарасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмый. Быел 20 июльдән башланган "Уңыш-2013" операциясен йогынтылы итеп үткәрүгә дә эчке эшләр бүлегендә тиешле игътибар бирелде. Оператив штаб төзелеп, көндәлек расланган график нигезендә көндезге һәм төнге рейдлар оештырыла. Урлашуларны кисәтү операциясендә бүлекнең барлык подразделениеләре дә актив катнаша.

Әлбәттә, беренче чиратта кыңгыр эшләргә урын калмавы, моның өчен урлашуларның барлык каналларына киртә куелуы мөһим. Шушы максаттан беренче эш итеп хуҗалыкларның ындыр табакларының ныгытылышы, каравылчылар беркетү буенча таләпләрнең, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелде, авыл хуҗалыгы продуктларының начар сакланышы белән бәйле рәвештә ачыкланган кимчелекләрне бетерү чаралары күрелде.

Шуңа да карамастан, милеккә кул сузарга җай эзләүчеләр табыла тора. Хәзерге көндә район биләмәсендә авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең зур күләмдә урлануының 7 факты буенча җинаять эше кузгатылды, шуларның икесе буенча суд карары да чыгарылды. Мисал өчен, 23 июльдә Тенеки авылында яшәүче Х.Гыйззәтуллин басудан 5 рулон саламны рөхсәтсез алып кайтып, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенә 1500 сумлык зыян китерә, 9 августта Кызыл Тимершык кешесе А.Шәкүров "Мичән" филиалы кырыннан 2 капчык бәрәңге урлаганда тотыла. Алар суд карары нигезендә штрафка тартылдылар. Шулай ук 14 августта 13950 сумлык ит урлаган Сатыш авылы кешесенә дә шушы көннәрдә суд булачак.

Моннан тыш "Уңыш-2013" операциясе барышында вак урлашуларның 37 очрагы фаш ителде. Ягъни басулардан законсыз рәвештә бәрәңге, кукуруз чәкәне һәм башка культуралар, терлекчелек фермаларыннан яшел масса, фураж алып кайтучыларга карата беркетмәләр төзелеп, административ эшләр кузгатылды. Вак урлашуда тотылучыларга штраф түләргә туры киләчәк.

Данил Фәттахов,

административ практика буенча өлкән инспектор,

полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев