Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт хакларын “конвертларда” алучы картлык көнендә лаеклы пенсиядән мәхрүм ителә

Керемнәрне "конвертларда" түләү - ул салымнардан качу гына түгел, ә хезмәткәрләрнең социаль якланмаганлыгына да китерүче начар күренеш. Әйтик, Пенсия фондына түләүләр хисабына дәүләт пенсияләрне, түләүсез медицина ярдәменең күп төрләрен, вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда, бала караганда, йөклелек вакытында һәм бала тапкан өчен бирелә торган пособиеләрне, эшсезлек пособиеләрен һәм социаль тәэмин итүнең...

Керемнәрне "конвертларда" түләү - ул салымнардан качу гына түгел, ә хезмәткәрләрнең социаль якланмаганлыгына да китерүче начар күренеш. Әйтик, Пенсия фондына түләүләр хисабына дәүләт пенсияләрне, түләүсез медицина ярдәменең күп төрләрен, вакытлыча хезмәткә яраклылыкны югалтканда, бала караганда, йөклелек вакытында һәм бала тапкан өчен бирелә торган пособиеләрне, эшсезлек пособиеләрен һәм социаль тәэмин итүнең башка төрләрен финанслый.

Хезмәт хакын конвертларда алучылар инде бүген үк вакытлыча эшкә яраклы булмаганда, чираттагы ялга киткәндә, эштән азат ителгәндә бирелә торган пособиеләрне, фатир алганда, акча түләп укыганда, түләүле медицина хезмәтеннән файдаланганда каралган салым чигерүләрен алудан яисә тулы күләмдә алудан мәхрүм. Әлбәттә, кредит алу мөмкинлеге дә булмаячак.

Хезмәт хакларын "конвертларда" таратучы эш бирүче үзенең хезмәткәрләрен картлык көнендә лаеклы пенсиядән дә мәхрүм итә.

Россия Федераль салым хезмәтенең районара инспек­циясендә хезмәт хакларын легальләштерү буенча комиссия утырышлары үткәрелә. Аның максаты - ясалган анализ нигезендә салым түләүчеләрне хезмәткәрләргә чынбарлыкта түләнә, финанс-хуҗалык эшчәнлеге күр­­сәткечләренә туры килә торган хезмәт хакларын декларацияләү теләге тудыру. Комиссияләргә шулай ук эшчәнлек күрсәткечләре тышкы икътисадый эшчәнлек буенча үзләре шикелле салым түләүчеләр белән тиңләшерлек, ә эшчеләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсен характерлаучы күрсәткечләре түбәнрәк булган салым түләүчеләр дә чакырыла. Ягъни бу очракта хезмәт хакының азрак түләнүе мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре исәпләү базасының яшерелүе турында сөйләргә мөмкин. Комиссиядә тыңланган салым түләүчеләргә карата инспекция тарафыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәрен исәпләү базасының үзгәрүенә, шулай ук әлеге түләүләр буенча кертемнәргә мониторинг үткәреләчәк.

Комиссия утырышына сәбәпсез килми калучы салым түләүчеләрнең материаллары муниципаль район комиссиясендә карау өчен җибәреләчәк.

Хезмәт хакларының "конвертларда" түләнүе пробле­масы халыкның актив катнашында гына уңышлы хәл ителә ала. Шуны исәпкә алып, салымнардан яшерелгән эш хакы алучыларны социаль хокукларын яклау өчен үзләреннән торганның барысын да эшләргә чакырабыз. Хезмәт хакларының "конвертларда" түләнүе фактлары белән килешеп тормаучыларга бу хакта хәбәр итү өчен районара салым инспекциясендә "Ышаныч телефоны" да (8(843)62- 25185) эшли.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X