Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дания Галимуллина: "Бакча мөдире һәм профсоюз рәисе – менә дигән социаль партнерлар"

Сабадагы "Шатлык" балалар бакчасы - районда иң озын тарихлы мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе. Былтыр аның эшли башлавына 80 ел булды.

Шушы чорда бакчада күп хатын-кызлар күңел биреп эшләп ата-аналарның ихтирамын казанды. Хәзер "Шатлык"ның лаеклы ялдагы 39 ветеран хезмәткәре бар. Алар бе­лән элемтә тотуда, хәл-әхвәлләрен белешүдә, гозерләрен исәпкә-санга алуда профсо­юз оешмасының да үз роле зур.

Бу җәмәгать вазифасына җитәкче итеп 1999 елда сайланган Миләүшә Нурисламовадан хезмәткәрләрен мәнфәгатьләрен кайгырту, ялларын, бәйрәмнәрне оештыру эшчәнлеге турында байтак яңалык ишеттек.

-Бакча мөдире һәм профсоюз рәисе - менә дигән социаль партнерлар,- диде АПК һәм барлык тармаклар хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәи­се Дания Галимуллина.- Уңышлы хез­мәттәшлек итү үрнәге бар, күмәк килешү­ләр үтәлә, социаль мәсьәләләр хәл ителә. Кешенең 80 процент вакыты эш урынында үтә, шуңа да коллективта ныклы социаль партнерлык мөһим.

-Хезмәткәрләр мәнгәфатьләрен яклау - эштә зур этәргеч. Хәтта кешегә ярдәм итә алмаган очракта да, аны тыңлый белү мөһим икәнен яхшы аңлыйбыз. Хезмәтне саклау буенча бергә эшләү дә яхшы нәтиҗәләр бирә,- дип сүзгә кушыла бакча мөдире Миләүшә Исрафилова.

Быел мәгариф хезмәткәрләренең социаль мәсьәләләрен хәл итүдә уңай үз­гә­решләр булды. Шуның бер мисалы - тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары артуы. Бәйрәмнәргә каршы көндә эштән бер сәгать алдан китү буенча да бәхәсле мәсьәләгә ачыклык кертелгән. Әйтик, 30 август - Республика көне федераль дәрәҗәдәге бәйрәм булып саналмаса да, 29 августта бер сәгать азрак эшләү профсоюзлар файдасына хәл ителгән. "Бәйрәм алдыннан эш вакытын бер сәгатькә кыскартабыз",- диде мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Гөлнәзирә Гүзәлова.

"Бәләкәч" балалар бакчасында профсоюз активистлары белән яшь балалы аналарга бирелә торган бала көне мәсьәләсе турында сүз алып барылды. Бакча хезмәткәре шундый сорау белән бер атна элек профсоюз оешмасы рәисе Диләрә Хәбибрахмановага мөрәҗәгать иткән.

"Бала яллары алып булмый бит бакчада, хәзер мөдиребез Фирая Исмәгыйлева белән шуны тормышка ашырырга тырышабыз. Тәрбияче ярдәмчеләренә атнага ике тапкыр эштән берәр сәгать алданрак китү, соңрак килү мөмкинлеген планлаштырдык. Графиклары төзеп куелды инде",- ди Диләрә. Былтыр "Бәләкәч"тә кадрлар алышынуы күп булган, ләкин Фирая Исмәгыйлева әйткәнчә, әйбәт якка. Хәзерге вакытта бакчаның 14 хезмәткәре декрет ялында икән.

Аларга эшкә килгәч тә, атнасына ике сәгать иртәрәк баласы янына кайту мөмкинлеген ничек бирмәскә кирәк! Ләкин шунысы кызганыч, хәзер тәрбиячеләрнең 17-18 мең, хәтта күбрәк тә хезмәт хакы алуы, ә алар белән бергә эшләүче тәрбияче ярдәмчеләренеке 10 процентка гына артуы социаль гаделсезлек тудырмый калмаган. Шәһәр бакчаларында моңа ризасызлык эшкә карата мөнәсәбәттә аеруча сизелә башлаган. Чыннан да, еш кына төп вазифасыннан тыш, тәрбияченең үзен дә алыштырган нянялар үзләрен кимсетелгәнгә саный, проблема үзенең чишелешен көтә.

Ул көнне Мичән урта мәктәбендә дә проф­союз эшчәнлегенең матур үрнәкләрен ачылган эчтәлекле сөйләшү булды.

Оешма рәисе Гөлсирин Мифтахова - коллективта абруйлы педагог, ветераннарны да яхшы белә.

"Бар шундый мәктәпләр, кайбер мәгариф ветераннары үпкәләп 1 сентябрьгә дә килмиләр. Ә Мичәндә бөтенләй башка картина күзәтелә. Бу - дирекция белән проф­союз оешмасының да аңлашып эшләү нәтиҗәсе",- диде Г.Гүзәлова.

Олы Шыңар урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына 30 ел белем биргән Гүзәлия Шәйхетдинованың юбилеен үткәрергә дә вакыт тапканнар иде.

Юбилярны хезмәттәшләре, укучылар, профсоюз җитәкчеләре тәбрикләде. "Бик тату эшлибез. Сорау белән мөрәҗәгать итсәң, профсоюз оешмасы рәисе ярдәм итмичә калмый. Киңәшен дә бирә, булыша да"- ди Гүзәлия Шәйхетдинова.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев