Саба таңнары

16 октябрь 2013 яңалыклары

  • 16 октябрь 2013 - 07:45
    Вил Усманов Саба күмәчен яраткан [танылган җырчы белән интервью]
    Гадәти эш көнебезнең бер­сендә редакциябезгә Татар­стан­ның атказанган артисты, җырчы-көрәшче, композитор Вил Усманов килеп керде.
    717
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 07:18
    Инвалид ятимнәр приютын булдыру өчен уздырылган телемарафонда 500 мең сумнан артык акча җыелды
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан телемарафон уздырды. Билгеле булганча, нәзарәткә гарип ятимнәргә махсус йорт булдыру өчен, Биектау районының Бөреле җирлегендә урнашкан, хастаханәдән бушаган бер бина бирелде. Хәзер әлеге бинаны төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. Моның өчен 6 млн. сум акча кирәк....
    433
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 07:02
    Муниципаль хезмәткәрләр үзләренең спорт сөючеләр икәнлекләрен тагын бер кат күрсәттеләр [фоторепортаж]
    Саба районы муниципаль хез­мәткәрләре командасының республика күләмендә дә җиңү мөмкинлеге бар.
    441
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 06:59
    Иртәгә Сабада "Донорлар көне" уздырыла
    Иртәгә - 17 октябрьдә Саба үзәк хастаханәсе янындагы күчмә стационарда "Донорлар көне" уздырыла. Район халкын кеше сәламәтлеге хакына изге эштә актив катнашырга чакырабыз. Кан бирергә теләүчеләрнең майлы, тозлы, ачы ризыклар ашамаган, спиртлы эчемлек кулланмаган булуы шарт.
    433
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 06:50
    Быел районда 5200гә якын кеше диспансерлаштыру узарга тиеш
    Мәгълүм булганча, 2013 елда республиканың район һәм шәһәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансерлаштыру үткәрелә. Даими медицина тикшеренүе үтү күп кенә чирләрне, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларын вакытында ачыклау, башлангыч стадиясендә дәвалау мөмкинлеге бирә. Быел районда 5200 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. Бушлай булуга карамастан, кайберәүләр әлеге профилактик чарага...
    422
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 06:44
    Шәмәрдәнгә Мәскәү белгечләре килде
    Узган җомгада Шәмәрдән "Салават күпере" балалар бакчасы базасында "Татарстан мәгарифен үстерү институты" өстәмә белем бирү учреждениесе белгечләре, Мәскәүнең "Ювента" нәшрият үзәге вәкилләре, "Разноцветная планета" программасын гамәлгә кертү буенча эксперименталь мәйданчык педагоглары катнашында республика практик семинары булды. Алар игътибарына укыту эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча шөгыльләр тәкъдим ителде. Семинарны оештыручылар һәм педагоглар...
    417
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 06:34
    Районда "Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында 1698803 сум акча һәм кыйммәтле бүләкләр җыелган
    Татарстан Республикасында Р.Миңнеханов боерыгы нигезендә гамәлгә кертелгән "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе тәмамланды. Төрле елларда районыбыз мәктәпләрендә белем алган кешеләр, шәхси эшмәкәрләр әлеге акциягә битараф калмадылар. Аның кысаларында, бүгенге көндә районда 1698803 сум акча һәм башка кыйммәтле бүләкләр җыелды.
    378
    0
    0
  • 16 октябрь 2013 - 06:27
    Районыбызда кукурузны җыйнау тәмамлану алдында
    Табигать шартлары булган уңышны җыеп алырга тоткарлыклар тудырса да, кыр хезмәтчәннәре яңгыр туктап, кукуруз басулары җилләгән арада да вакытны файдаланып калырга тырышалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 12 октябрьгә, барлык мәйданның 3240 гектарыннан 75484 тонна кукуруз җыйнап алынган. "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы, "Явлаштау" бүлекчәсе, "Мәртен" агрофирмасы...
    387
    0
    0
Реклама