Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Муниципаль хезмәткәрләр үзләренең спорт сөючеләр икәнлекләрен тагын бер кат күрсәттеләр [фоторепортаж]

Саба районы муниципаль хез­мәткәрләре командасының республика күләмендә дә җиңү мөмкинлеге бар.

Моңа алар Та­тарстан Республикасының му­ниципаль районнары җир­ле үзидарәләре, дәүләт хаки­миятенең башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы спартакиаданың финалында җиңгән очракта ирешәчәкләр. Финалга чыгуга беренче адымны сабалылар 12 октябрьдә районда үткән зона турында ясадылар. Бәйгене ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов катнашып, уенчыларга күтәренке кәеф, уңышлар теләде. Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче һәм Балык бистәсе районнары муниципаль хезмәткәрләре җыелып, спортның дүрт төре буенча көч сынаштылар. Аларга җиңел атлетика, волейбол, бадминтон, мини-футбол бәйгеләрендә үз районнары данын яклап, спартакиаданың финалына чыгарга кирәк иде. Безнең команданың күрсәткечләре куандырырлык. Команданы туплаганда кайсы хезмәткәрнең нинди спорт төренә өстенлек бирелгәнлеге уен барышында күренде.

Ярышларны рәсми төстә ачканнан соң, иң беренче булып волейбол һәм җиңел атлетика бәйгеләренә старт бирелде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты оештыру бүлегенең баш белгече Энҗе Нигъмәтҗәнова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге начальнигы Гөлнара Заһидуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнар Фазылов йөзәр метр­лы дистанциядә иң җитезләре булып чыкты. Волейбол уенында да безнең җыелма команда беренче урынны алды. Мини-футболда исә егетләребезгә икенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Шулай булуга карамастан, муниципаль хезмәткәрләр үзләрен спорт сөючеләр икәнлекләрен күрсәттеләр.

Бадминтон ярышында да безнең муниципаль хезмәткәрләр сынатмады. Оста бадминтончы икәнлекләрен уеннары белән расладылар һәм беренчелеккә чыктылар. Бадминтонда муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, район башкарма комитеты җи­тәкчесе Равил Гасыймов, район башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Чулпан Хәбибуллина гомумкоманда беренчелегенә очко туплауда үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X