Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид ятимнәр приютын булдыру өчен уздырылган телемарафонда 500 мең сумнан артык акча җыелды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан телемарафон уздырды. Билгеле булганча, нәзарәткә гарип ятимнәргә махсус йорт булдыру өчен, Биектау районының Бөреле җирлегендә урнашкан, хастаханәдән бушаган бер бина бирелде. Хәзер әлеге бинаны төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. Моның өчен 6 млн. сум акча кирәк....

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан телемарафон уздырды. Билгеле булганча, нәзарәткә гарип ятимнәргә махсус йорт булдыру өчен, Биектау районының Бөреле җирлегендә урнашкан, хастаханәдән бушаган бер бина бирелде. Хәзер әлеге бинаны төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. Моның өчен 6 млн. сум акча кирәк. ТР МДН Корбан бәйрәмен "Сөючеләр фида кыла" шигаре белән уздырды.
Телемарафон иртәнге сәгать биштә «Манзара» тапшыруындагы махсус сәхифәләр белән башланып китте һәм ул тугызга кадәр дәвам итте. 7 сәгать 20 минутта исә "Кол Шәриф" мәчетендә үткәрелүче төп бәйрәм чарасыннан турыдан-туры трансляция башланды һәм сигез тулганчы дәвам итте. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр иткәнчә, бүген марафонда 500 мең сумнан артык акча җыелган. Социаль приютны төзекләндерү өчен акчаны гаетнең калган ике көнендә дә, калган көннәрдә дә күчерергә мөмкин.

"Зәкят" хәйрия фонды реквизитлары:
Наименование сбора "САДАКА"
Благотворительный Фонд "Закят"
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес:
420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д 6.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев