3 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сабаның “Дулкын” халык бию коллективы питрәчлеләрне зур концерт программасы белән шаккаттырып кайтты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының төп чаралар планына кертелгән 2013 елның 10 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча халык исемен йөртүче үзешчән сәнгать коллективларының чыгыш турлары башланып китте. 2013 елдан башлап "Авыл клублары төзү" программасы буенча төзелгән клубларда махсус концерт чыгышларны күздә тотып оештырылган әлеге чараның төп юнәлеше, халык исемен...
-
Саба спорт ветераннары командасы волейбол буенча республикада 7 команда арасында 1нче урын яулады
30 ноябрь - 1 декабрь көннәрендә ЯР Чаллы шәһәрендә "Татарстан - новый век" - "Татарстан-яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте Кубогына, Республика шәһәрләренең спорт ветераннары арасында финал ярышлары узды. 7 команда арасыннан Саба районы командасы I урынны яулады. Җиңүчеләр кубок,медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Татарстанда чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда катнашы булган ир-атны эзлиләр
ТР Лениногорск муниципаль районы сайтында чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда шик астына алынган ир-атның фотороботы барлыкка килде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, җинаять кылучы, хәрәкәт итү өчен, «ВАЗ-2114», «Приора», «Калина» автомобильләреннән файдаланырга мөмкин. Гражданнардан, шикле автомобильләр һәм эзләнелә торган ир-атка ошаган кешеләр күренсә, тиз арада районнардагы эчке эшләр бүлекләренә һәм федераль куркынычсызлык хезмәте...
-
Быел Татарстан түрәләре Яңа ел корпоративы уздырудан баш тарткан
Татарстанның Президент аппараты һәм Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре Яңа ел корпоративы уздырудан баш тарткан. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин әйтүенчә, әлеге инициатива белән аппарат хезмәткәрләре, 17 ноябрьдә булган авиаһәлакәткә бәйләп, үзләре чыккан. Шул ук вакытта балалар өчен оештырылган Яңа ел кичәләренең планнары үзгәрми, шулай ук кала.
-
20 яшьлек интернет кулланучысы турыдын-туры эфирда үз-үзенә кул салган
20 яшьлек интернет кулланучысы турыдын-туры эфирда үз-үзенә кул салган. Бу хәлне интернет челтәреннән 200гә якын кеше караган. Интернет кулланучылары күз алдында Стивен исемле Канада егете берничә даруны аракы белән йотып җибәрә һәм бүлмәсенең почмагына ут төртә. Үзе исә караватына менеп утырып, интернетта утыруын дәвам итә, күргәнен, тойганын язып бара. Трансляцияне...
-
"Татар җыры" фестиваленә билетларның бәяләре 4 меңнән 9 меңгә кадәр
Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, "Татар Җыры" фестиваленең стилисты Надежда Әюпова, оештыру комитетының рәисе Алмаз Миргаязов, җырчы Раяз Фасыйхов катнашты. Фестивальгә әзерлекне 5 ай элек башлап җибәргәннәр. Татарстанның халык артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин әйтүенчә, фестивальнең төп формасын уйлап бетерүгә 4 ел вакыт сарыф итүлгән. Аның сүзләренә караганда,...