ТР Лениногорск муниципаль районы сайтында чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда шик астына алынган ир-атның фотороботы барлыкка килде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, җинаять кылучы, хәрәкәт итү өчен, «ВАЗ-2114», «Приора», «Калина» автомобильләреннән файдаланырга мөмкин. Гражданнардан, шикле автомобильләр һәм эзләнелә торган ир-атка ошаган кешеләр күренсә, тиз арада районнардагы эчке эшләр бүлекләренә һәм федераль куркынычсызлык хезмәте...
ТР Лениногорск муниципаль районы сайтында чиркәүләргә карата вандаллык актларын кылуда шик астына алынган ир-атның фотороботы барлыкка килде.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, җинаять кылучы, хәрәкәт итү өчен, «ВАЗ-2114», «Приора», «Калина» автомобильләреннән файдаланырга мөмкин.
Гражданнардан, шикле автомобильләр һәм эзләнелә торган ир-атка ошаган кешеләр күренсә, тиз арада районнардагы эчке эшләр бүлекләренә һәм федераль куркынычсызлык хезмәте бүлекләренә мөрәҗәгать итүләрен, шулай ук ул файдаланган автотранспортның дәүләт номерларын теркәп калуларын сорыйлар.


Нет комментариев