Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 6 декабрь 2013 яңалыклары

    • 6 декабрь 2013 - 11:36
      Районда хуҗасыз йортлар ияләрен таба
      Хуҗасыз калудан ташландык хәлгә килгән йортлар - авыл җирлекләренең күптәннән килгән проблемасы. Алар торак пунктларның ямен алып тора, социаль йөзен үзгәртүгә, төзекләндерүгә комачаулык итә.
      477
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 09:38
      Сабалы Әхмәт Гарипов очкыч ясап шаккаттырган [+эксклюзив фотолар]
      Сабада очкыч ясаучы бар дигәч, әллә ни әһәмият бирмәдем. Гаҗәпләндем, гаҗәпләнүен. Әмма тормышта файдаланып, күп кешегә файда китерү ягы чикле булгач микән, кызыклы тоелмады. Шулай да җиде ел элек үземнең дә дельтопланга утырып күккә күтәрелгән чагымны искә алып Совет урамында яшәүче Әхмәт абый Гариповлар йортына киттем. Без күрәсе килгән очкыч...
      361
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 09:10
      17 яшьлек егет 13 яшьлек кызны чишендереп видеога төшерә, соңыннан көчли
      Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанда яшәүче 17 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 14 яше тулмаган затны көчләү, 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлаганча, 2013 нче ел башында Казанда җинаять кылуда шикләнелүче 13 яшьлек...
      354
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 09:09
      Сатыш авылында заманча автомобиль юу урыны булдырылды
      Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең халык ихтыяҗына җавап биргән барлык юнәлешләре дә хуп­лау­га лаек. Ә ихтыяҗ дигәнең заманга, тормыш шартларына, яшәү рәвешенә карап үзгәреп тора. Әйтик, хәзер гараж капкаларын пульт төймәсенә генә басып ачучылар күбәя бара. Артыгын селкенергә теләмәүнең бер галәмәте инде бу. Хәтта автомобиль көпчәкләренә һава тутырырга да...
      404
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 08:20
      Казанда авиафаҗигадә һәлак булган барлык 50 кешенең дә гәүдә өлешләре танылды
      "Бүген төнлә Татарстан ЭЭМ ның Эксперт-криминалистика үзәгендә соңгы пассажир - 1960 елгы Бөекбритания гражданинының гәүдә өлешләрен идентификацияләү тәмамланды. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте белдергәнчә, тикшерү һәлак булган пассажирның туганнары генетик үрнәкләре буенча кыска вакытта үткәрелгән. Шулай итеп, хәзерге вакытта 2013 елның 17 ноябрендә Казан аэропортында һәлакәткә очраган "Боинг 737" самолетының...
      368
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 07:45
      Районга килгән-киткән һәркемне ныклап тикшерәчәкләр
      Өченчекөн Балалар иҗат үзәгендә соңгы арада республикабызда булган экстремизм һәм террорчылык җинаятьләренә бәйле киңәйтелгән утырыш үткәрелде. Анда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, авыл җирлекләре башлык­лары, районыбыз мәчетләре имамнары катнашты. Утырышны Равил Гасыймов алып барды. - Иман китергәнсең икән, син Ислам...
      353
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 07:00
      Районда бер кешегә тычкан авыруы диагнозы куелган
      "Роспотребнадзор" идарәсе мәгълүматларына кара­ганда, соңгы атнада республикада бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны өч тапкыр диярлек арткан. Безнең районда да бер кешегә шундый диагноз куелган. Инфекцияне нигездә җирән кыр тычканнары тарата. Салкыннар башлангач, алар үзенә азык эзләп, халык яши торган урыннарга, печән һәм салам кибәннәренә күпләп күченә. Шуңа күрә...
      377
      0
      0
    • 6 декабрь 2013 - 05:10
      Сабада тыелган урыннарда тәмәке тарткан өчен 14 кешегә беркетмә төзелгән
      15 ноябрьдән район хокук сакчылары тәмәке тартучыларга административ чара куллана башладылар. Тыелган урыннарда тарткан өчен 14 кешегә беркетмә төзелгән инде. Алар закон нигезендә билгеләнгән күләмдә штрафка тартылган.
      367
      0
      0
    Реклама