Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга килгән-киткән һәркемне ныклап тикшерәчәкләр

Өченчекөн Балалар иҗат үзәгендә соңгы арада республикабызда булган экстремизм һәм террорчылык җинаятьләренә бәйле киңәйтелгән утырыш үткәрелде. Анда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, авыл җирлекләре башлык­лары, районыбыз мәчетләре имамнары катнашты. Утырышны Равил Гасыймов алып барды. - Иман китергәнсең икән, син Ислам...

Өченчекөн Балалар иҗат үзәгендә соңгы арада республикабызда булган экстремизм һәм террорчылык җинаятьләренә бәйле киңәйтелгән утырыш үткәрелде. Анда Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, авыл җирлекләре башлык­лары, районыбыз мәчетләре имамнары катнашты. Утырышны Равил Гасыймов алып барды.

- Иман китергәнсең икән, син Ислам дине кануннарына буйсынып яшәргә тиеш. Ләкин арабызда традицион диннән читләшеп, радикаль Ислам тарафдарларына иярүчеләр дә бар. Аларның максаты - илне, илдәге тотрыклылыкны какшату. Андыйлардан ерак йөрергә кирәк. Районга дәгъватчылар да еш килә, алар арасында да мәкерле кешеләр булуы мөмкин. Шуңа да районга килгән һәркемне нык­лап тикшерәчәкбез, - диде Равил Гасыймов һәм төрле килеп туган проблемаларны тиз арада һәм бергә хәл итәр өчен имамнарга һәр ай саен мондый җыелышлар үткәрергә тәкъдим итте.

Саба муниципальара бүлеге полиция начальнигы Илшат Зарипов соңгы вакытта республикабызда килеп чыккан террорчылыкка бәйле күңелсез хәлләр безнең районда да кабатланмасын өчен имамнарга игътибарлы булырга өндәде, мәчетләргә тәүлек буена күзәтүчеләр кую, видеокамералар урнаштыру турында сүз алып барды. "Әле бер атна элек кенә Сабабашка килгән 3 дәгъватчыны тикшердек. Документларын карадык, алар белән әңгәмә кордык. Барысы да тәртиптә булгач, аларны җибәрдек. Икенче көнне Балык Бистәсеннән шушы кешеләр эзләнүе хакында хат килеп төште. Әйткәнебезчә, явыз ниятлеләр арабызда йөри. Сак булыйк. Шикле кешеләр күрсәгез, кичекмәстән безгә хәбәр итегез", - диде Илшат Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев