Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 яшьлек егет 13 яшьлек кызны чишендереп видеога төшерә, соңыннан көчли

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанда яшәүче 17 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 14 яше тулмаган затны көчләү, 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә. Тикшерү фаразлаганча, 2013 нче ел башында Казанда җинаять кылуда шикләнелүче 13 яшьлек...

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанда яшәүче 17 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Ул 14 яше тулмаган затны көчләү, 14 яше тулмаган затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Тикшерү фаразлаганча, 2013 нче ел башында Казанда җинаять кылуда шикләнелүче 13 яшьлек иптәш кызын веб-камера алдында чишенүен сорый һәм моны видеога төшерә. 2013 нче ел июнендә ул кызны өенә чакырып, аңа суга һәм көчли. Аннан соң, видеоны Интернет челтәренә тарату белән янап, даими төстә аны өенә чакыра, яки аның өенә үзе барып, аны көчли, шулай ук аңа карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла.

Сентябрьдә зыян күрүче бу хәлләрне әнисенә сөйли, соңгысы үз чиратында гариза белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев