Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сатыш авылында заманча автомобиль юу урыны булдырылды

Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең халык ихтыяҗына җавап биргән барлык юнәлешләре дә хуп­лау­га лаек. Ә ихтыяҗ дигәнең заманга, тормыш шартларына, яшәү рәвешенә карап үзгәреп тора. Әйтик, хәзер гараж капкаларын пульт төймәсенә генә басып ачучылар күбәя бара. Артыгын селкенергә теләмәүнең бер галәмәте инде бу. Хәтта автомобиль көпчәкләренә һава тутырырга да...

Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүнең халык ихтыяҗына җавап биргән барлык юнәлешләре дә хуп­лау­га лаек. Ә ихтыяҗ дигәнең заманга, тормыш шартларына, яшәү рәвешенә карап үзгәреп тора. Әйтик, хәзер гараж капкаларын пульт төймәсенә генә басып ачучылар күбәя бара. Артыгын селкенергә теләмәүнең бер галәмәте инде бу. Хәтта автомобиль көпчәкләренә һава тутырырга да иренәбез кайчак. Автомашинаны юу - үзе бер проблема. Җитмәсә аны теләсә кайда юарга ярамый да бит әле. Су буйларында юганыңны күрсәләр, экологлар беркетмә төзергә дә күп сорап тормый. Машинаң пычрак булса, бигрәк тә дәүләт номер билгеләрең күренеп тормаса, юлларда тәртип сакчылары да бәйләнергә мөмкин. Менә шундый шартларда транспорт чаралары йөртүчеләргә хезмәт күрсәтү зарурлыгы туа. Әнә шул ихтыяҗны күреп алып, Сатыш авылында яшәүче Ирек Әхмәтшин быел заманча автомобиль юу урыны булдырды. Ирек - 22 ел "Сельхозтехника" район берләшмәсендә тәэминатчы булып эшләгән профессиональ йөртүче. Тех­никаны яхшы белә. Соңгы вакытта кече эшмәкәрлек белән кызыксына башлый. Нинди юнәлештә китәргә дигәндә, эшчәнлек төрен улы Илнур белән бергәләп хәл итәләр.

-Тәндә көч барында өйдә ятып булмый бит инде. Май аенда, арендага җир кишәрлеге алып, эшкә керешкән идек. Ноябрьнең 20сендә ачтык. Хезмәте күп булды инде. Барысын да үз көчем белән эшләдем,- диде Ирек Әхмәтшин. Нәтиҗәдә җылытылган, куәтле юдыру агрегаты урнаштырылган бина барлыкка килә. Юынтык су коега агып төшә һәм аны айга ике тапкыр коммуналь хуҗалыкның ассенизация машинасы алып китәчәк. Гомумән, автомобильләр юам дип, елгага пычрак су агып төшүенә юл куймаячакмын, анысы.

Эшмәкәргә чираттагы соравымны бирәм:

- Чират торып машина юдыручылар булырмы соң?

- Хәзер йорт саен автомобиль бит, икешәр-өчәр машиналы кешеләр дә бар. Тозлы реагент сибелгән юлдан йөрүчеләр автомобиленең тиз черүен теләми икән, юдырырга килә инде, - дип шул арада сүзгә кушылды клиентларның берсе.

Йорт саен машина дигәндә, чыннан да, Сатыш авыл җирлегендәге дүрт торак пунктта аларның саны 190га җитә.

-Кешеләрне барлык юнәлешләрдә шәхси эшмәкәрлеккә тартырга тырышабыз,- дип кече бизнесны үстерүгә кагылышлы мәсьәләгә ачыклык кертә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев. - Әле шушы көннәрдә Чәбки Саба кешесе атлар үрчетү өчен гаилә фермасы төзүне төгәлләде. Ул казлар үрчетү өчен күл дә ясарга, шулай туризм марш­рутларын үстерү юнәлешенә дә игътибар бирергә җыена. Ә Ирек Әхмәтшин районыбызның табига­те пычратылмасын өчен дә өлеш кертәчәк.

Шәхси эшмәкәрдән клиентлар өзелеп тормас, шәт. Барыбызның чис­та автомбильләрдә йөрисе, аларның гомерен озайтасы килә.

PS. Рөхсәт ителмәгән урыннарда шәхси автомобильләр юган өчен районда быел 3 кешегә административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X