Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 7 февраль 2014 яңалыклары

    • 7 февраль 2014 - 11:45
      Бүген "Сабагаз" идарәсе үзешчәннәре концерты туры эфирда күрсәтеләчәк
      Бүген район мәдәният йортында "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дигән сәнгать бәйгесе кысаларында "Сабагаз" идарәсе үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәтәчәк. Әлеге концертны "Летай-ТВ" IP телевидениесе кулланучылары турыдан-туры эфирда карый алачак. Башлана - 18 сәгатьтә.
      418
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 10:09
      Районыбызга «Яхшы сыйфатлы белем биргән өчен» 500 мең сумлык сертификат тапшырылды
      31нче гыйнвар көнне Казанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының нәтиҗәләр чыгаруга багышланган коллегия утырышы үткәрелде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уку елында да муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән. Районыбыз «Яхшы сыйфатлы белем биргән өчен» номинациясендә җиңүче дип билгеләнде, Диплом һәм 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Эш нәтиҗәлелеген билгеләгәндә Бердәм дәүләт...
      320
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 09:14
      Ике исерек хатын-кыз кешеләрне пычак белән җәрәхәтләгәннәр
      Татарстанда ике хатын авыр тән җәрәхәтләре ясауда шикләнеп, кулга алынган. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче очрак Бөгелмәдә булган. Кулга алынган хатын - 1956 нче елгы. Ул исерек хәлдә элегрәк хөкем ителгән шулай ук исерек 34 яшьлек улының эченә пычак белән һөҗүм иткән. Полициядә кулга алынган хатын сөйләгәнчә,...
      372
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 07:30
      Районыбыз чаңгычылары Татарстан чемпионатында 1нче урынны яуладылар
      Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында чаңгыда узышу буенча үткәрелгән Татарстан чемпионатында Шәмәрдәннән Фанил Сабиров -1нче, Раил Галиәкбәров 2нче урыннарны алдылар. Эстафетада Азат Сәмигуллин, Зөлфәт Галимов, Талип Галиев составында район командасы 3нче урынга чыкты. Районыбыз чаңгычылары чемпионатта гомумкоманда зачетында 1нче урынны яуладылар.
      303
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 07:08
      Эзмәгә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары кунакка килде
      Февральнең бишесендә Эзмә авылы спорт-мәдәни үзәгендә зур бәйрәм булды.
      424
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 06:32
      “Казан” аэропортында куркыныч паразит табылган
      "Казан" аэропортында Таҗикстаннан кил­гән зира орлыгында куркыныч карантин объекты саналган чормавыч табылды. Чормавыкчалар семьялыгына керүче бу паразит чүп үләне басуларда уңышның күләмен һәм сыйфатын нык киметә, азыклар аша терлек организмына эләгеп, аларда агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Ул үсемлекләрдә (бөртеклеләр, карабодай, шикәр чөгендере, томат) күп төрле йогышлы авыруларны таратучы булып та...
      346
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 06:06
      Мишәбаш халкы авылга хоккей мәйданчыгы ясатуны сорый
      Халык җыеннары 4 февральдә Иштуган, Явлаштау, Югары Симет авыл җирлекләрендә дәвам итте. Явлаштауда үткән җыенда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин чыгышында Советның 2013 елдагы эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Җыен барышында авыл урамнарын төзекләндерү, Сабага баручы автобус маршрутын кире булдыру, Мишәбаш авылы спорт залына яшьләр белән эшләр...
      340
      0
      0
    • 7 февраль 2014 - 05:03
      Жанна Фрискеда шешнең беренче стадиясе булу ачыкланды
      20 гыйнвардан бирле җырчы Жанна Фрискеның куркыныч диагнозы - дүртенче стадиядәге рак белән авыруы бөтен җәмәгатьчелекне пошаманга салган иде. «Беренче канал» һәм «Русфонд» ярдәме белән кыска вакыт аралыгында 68 миллион сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә генә «Русфонд» Жанна дәвалау курсы алучы Слоун - Кеттеринг исемендәге мемориаль онкологик үзәк (Memorial...
      329
      0
      0
    Реклама