Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эзмәгә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары кунакка килде

Февральнең бишесендә Эзмә авылы спорт-мәдәни үзәгендә зур бәйрәм булды.

Күптән түгел генә ачылган клубка Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары кунакка килде.

Әлеге проект, авыл җирлекләрендә мәдәниятне үстерү максатында булдырылган. РФ Президенты игълан иткән Мәдәният елын һәм ТР Президентының "2012-2014 елларда ТР районнарында авыл Мәдәният йортлары төзү" республика программасын гамәлгә ашыру турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында ТР Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә концерт марафоны уздыру хакында шундый карар кабул ителгән.

Проект кысаларында ансамбль кыш һәм яз айларында Теләче, Биектау, Балтач, Саба, Балык Бистәсе, Лаеш, Тукай, Буа, Питрәч, Апас районнарының яңа төзелгән мәдәният йортларында чыгыш ясаячак. Эзмәдә үткән чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Татарстан Респуб­ликасы Президентының мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова килгән иде. Ул Татарстан Республикасы Аппараты җитәкчесе, Татарстан Респуб­ликасы Президентының мәдәният үсешенә ярдәм фонды рәисе Әсгать Сәфәров исеменнән авыл халкын мәдәният елы белән тәбрикләп ихлас теләкләрен җиткерде.

- Безнең моң, мәдәният авылдан башлана. Авыл белән шәһәрне тигезләү максатыннан, республиканың иң дәрәҗәле коллективы белән шушы марафонны башлап җибәрдек. Тырыш авыл халкы өчен бик зур мәртәбә дип уйлыйбыз. Киләчәктә дә халык мәдәнияттән, сәхнәдән аерылмасын, - диде ул.

Кечкенә авылларда яшәүчеләр шундый мәһабәт мәдәният учаклары булуга шатланып бетә алмый. Район башлыгы Рәис Миңнеханов исә, колачлы программалар булдырып, мәдәният йортлары төзеп биргән, халыкны сәнгатькә тартуда чаралар оештырганнары өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт белдерде.

Артистлар иң элек Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә һәм Эзмә авылында мастер-класслар уздырганнар. Сәнгать мәктәбендә музыка уен коралларында уйнаучылар һәм биючеләр төркеме эшләгән.

- Балалар өчен генә түгел, үзебезгә дә күп яңалыклар алдык. Чарага авыл мәктәпләрендә хореография буенча өстәмә белем бирү педагог­лары да чакырылган иде. Алар өчен дә, балаларга да күп мәгълүматлар булды. Музыка уен коралларында уйнап, әсәр өстендә эшләү алымнарын өйрәттеләр, - ди мәктәпнең бию сыйныфы укытучысы Альбина Мөбарәкҗанова.

Эзмә авылы халкы да залны тутырып килгән иде тамашага. Ансамбльнең танылган артистларын күрергә район үзәгеннән килүчеләр дә булды. Бер сулышта, утырган урыныннан кымшанмый да карады тамашачылар. Хәтта тиктормас шук малайлар-кызлар да күзләрен дә алмады сәхнә йолдызларыннан. Әллә үзләре шундый тәрбиялеләр, әллә артистларның үтә җете төсле, якты киемнәре, матур аһәңле тавышлары әсир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев