Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан” аэропортында куркыныч паразит табылган

"Казан" аэропортында Таҗикстаннан кил­гән зира орлыгында куркыныч карантин объекты саналган чормавыч табылды. Чормавыкчалар семьялыгына керүче бу паразит чүп үләне басуларда уңышның күләмен һәм сыйфатын нык киметә, азыклар аша терлек организмына эләгеп, аларда агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Ул үсемлекләрдә (бөртеклеләр, карабодай, шикәр чөгендере, томат) күп төрле йогышлы авыруларны таратучы булып та...

"Казан" аэропортында Таҗикстаннан кил­гән зира орлыгында куркыныч карантин объекты саналган чормавыч табылды. Чормавыкчалар семьялыгына керүче бу паразит чүп үләне басуларда уңышның күләмен һәм сыйфатын нык киметә, азыклар аша терлек организмына эләгеп, аларда агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Ул үсемлекләрдә (бөртеклеләр, карабодай, шикәр чөгендере, томат) күп төрле йогышлы авыруларны таратучы булып та тора. Шуңа күрә тиешле документлары (фитосанитар сертификаты) булмаган бер генә төрле чәчүлек материалны да читтән алмаска кирәк. 2012нче елның апреленнән, карантин объектлары еш ачылу сәбәпле, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әзербайҗан республикаларыннан чәчүлек материаллары, үсентеләр алып кайтуга чикләү кертелде. Кул сумкасы белән дә алып чыгу тыела. Орлык, үсенте кире җибәрелә яки урында ук алынып, яндырыла.

Рифкать Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев