Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 21 февраль 2014 яңалыклары

    • 21 февраль 2014 - 07:20
      Сабада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган үги кызына мәрхәмәтсезлек гамәле кылган
      18 февральдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында барысы 11материал каралды. Комиссия әгъзалары иң элек гимназиядән кергән гариза нигезендә Сабада яшәүче хатын-кызның балигъ булмаган үги кызына карата кылынган мәрхәмәтсезлек гамәле тикшерде. Үз баласын аталарча кайгыртмаганы өчен әти кешегә кисәтү ясалды һәм гаиләнең...
      199
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 06:50
      Сабада чаңгы ярышлары үткәрелә: һәр оешмадан 5 кеше катнаша
      22 февраль көнне районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре, 2 мартта оешма-предприятие, учреждениеләрнең физик культура коллективлары арасында чаңгыда узышу буенча шәхси команда ярышлары үткәрелә. Ярышлар Лесхозның чаңгы трассасында уза, һәр коллективтан 5 кеше (шулар исәбеннән 1 җитәкче, 2 ир-ат, 2 хатын-кыз) катнаша. Чаңгычыларны теркәү сәгать 9да башлана.
      18
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 06:47
      Чаңгы ярышлары буенча узган Татарстан Республикасы чемпионаты без беренчелектә
      Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй" базасы үзәгендә чаңгы ярышлары буенча узган Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелегендә (2нче турда 75 кешедән торган 14 команда катнашты) Сабадан Руслан Миңнеголов ирекле стильдә (5км) -2нче, классик стильдә (15км) 3нче килде. Ә гомумкоманда зачетында Саба районы командасы авыл районнары арасында 1нче нәтиҗәне күрсәтте.
      227
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 06:07
      “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсыннан сабалылар зур җиңүләр белән кайтты
      14 февральдә Кукмара районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы:" республика конкурсының зона сайлап алу турлары узды. Тугыз район конкурсантлары катнашкан әлеге бәйгедә Сәрдә авылыннан герой ана Нурия Гыйләҗетдинова "Хатын-кыз - ана", "Кибәче" җәмгыятеннән бозау караучы Гүзәлия Ибәтова "Язмышым - һөнәрем", Балалар сәнгать мәктәбеннән бию сыйныфы укытучысы Альбина Мөбарәкҗанова "Хатын-кыз...
      268
      0
      0
    • 21 февраль 2014 - 05:05
      Аракының минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк
      Мәгълүм булганча, ел башыннан аракы кыйм­мәтләнде. 2014 елның 1 августыннан исә ярты литрлы аракы шешәсенең ваклап сатудагы минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк. Шуның белән бергә, ел башыннан аракы белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ штрафлар да сизелерлек артты. Әйтик, тиешле лицензиясез алкоголь һәм составында спирт булган продукция...
      217
      0
      0
    Реклама