Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аракының минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк

Мәгълүм булганча, ел башыннан аракы кыйм­мәтләнде. 2014 елның 1 августыннан исә ярты литрлы аракы шешәсенең ваклап сатудагы минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк. Шуның белән бергә, ел башыннан аракы белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ штрафлар да сизелерлек артты. Әйтик, тиешле лицензиясез алкоголь һәм составында спирт булган продукция...

Мәгълүм булганча, ел башыннан аракы кыйм­мәтләнде. 2014 елның 1 августыннан исә ярты литрлы аракы шешәсенең ваклап сатудагы минималь бәясе 220 сумга кадәр җитәчәк.

Шуның белән бергә, ел башыннан аракы белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозган өчен каралган административ штрафлар да сизелерлек артты. Әйтик, тиешле лицензиясез алкоголь һәм составында спирт булган продукция сатучыга (җитештерүчегә) моңарчы 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килсә, хәзер әлеге сумма 200 меңнән 300 мең сумга кадәр күтәрелде. Аракы-шәраб әйберләренең легаль икәнлеген раслаучы теркәп җибәрелә торган документлары булмаган очракта вазифаи затларга 10-15 мең сум күләмендә (былтыр 4-5 мең сум иде) штраф санкциясе кулланыла. Ә моның өчен юридик затларга каралган административ чара бигрәк тә эшмәкәрләрнең финанс хәленә нык сугачак. Ни әйтсәң дә, 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф - аз акча түгел.

Алкоголь продукциясен ваклап сату кагыйдәләрен бозуларның башка төрле очракларында вазифаи затларга 5-10 мең, юридик затларга 50-100 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Чаралар катгыйлана барса да, районда эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсендә административ хокук бозу фактлары булып тора. 2013 елда алкоголь продукциясе әйләнеше кагыйдәләренең үтәлмәве барысы 34 беркетмә төзелүгә китерде. Әле ел ахырында гына бер шәхси эшмәкәрнең махсус рөхсәт (лицензиясе) булмаган килеш аракы сатуы ачыкланды.

Булат Сабиров,

полиция капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев