28 февраль 2014 яңалыклары
-
Хуҗалыкларда тәүлегенә 117 тонна сөт савыла
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда тәүлегенә 117 тонна сөт савыла. Бер сыердан уртача 17,1 килограмм сөт савыла. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында бер сыерга савылган сөт - 25,6 килограмм. "Юлбат" һәм "Тимершык" бүлекчәсендә - 19,2-19,3 килограмм тәшкил итә. "Курсабаш", "Мичән", "Олыяз" җәмгыятьләрендә һәм "Сатыш" филиалында...
-
Сабада иң югары айлык хезмәт хакы энергетика һәм газ хуҗалыгы тармакларында
2013 елда район тармакларында айлык уртача хезмәт хакы 19422 сум тәшкил итте. Бу 2012 ел күрсәткеченә караганда 2973 сумга күбрәк. Хезмәт хакы халык хуҗалыгының барлык тармакларында артты, ә финанс һәм иминият хезмәткәрләренеке кимеде. Иң югары айлык хезмәт хакы энергетика (37814 сум) һәм газ хуҗалыгы (36381 сум) тармакларына туры килә. Иң...
-
Саба егете Рушан Миңнеголов Сочида узачак кышкы XI Паралимпия уеннарында катнашачак
7 мартта Сочида кышкы XI Паралимпия уеннары башлана. Анда Саба егете, чаңгыда Дөнья Кубогының 2012-2013 еллар сезоны этапларының гомуми нәтиҗәләре буенча 1нче урынны яулап, «Бәллүр глобус»ка лаек булган Рушан Миңнеголов та катнаша. Ул спортның мавыктыргыч биатлон төрендә дә катнашыр дип көтелә. Ир-егетләр стартка 8 март көнне басачак.
-
Казан-Оренбург трассасында 15 автомобиль бәрелешкән: һәлак булучылар бар [эксклюзив фото, видео 18+]
Бүген иртән Казан − Оренбург трассасының Боровое Матюшино бистәсенә таба участогында берничә юл-транспорт һәлакәте булган. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәтләр җиңел машина белән йөк машинасы бәрелүдән башланган: юл буенда авария билгеләре белән басып торган йөк автомобиленә "Опель" җиңел машинасы килеп кергән, нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага...
-
Районыбыз укучылары Сабада оештырылган Бал кичәсендә вальс әйләнде [+фото]
Бүген Район балалар думасы активистлары өчен Бал кичәсе булып узды. Һәр кызның бал кулмэклэреннэн, егетләрнең костюм-чалбардан, һәммәсенең дә маскадан булулары 19 гасыр рухын хәтерләткән Бал бәйрәмендә районыбызның һәр мәктәбеннән активистлар катнашты. Укучылар килгән кунакларга үзләренең бал биюләрен һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Әлеге Бал, Район балалар думасының туган көненә багышланып...