Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Казан-Оренбург трассасында 15 автомобиль бәрелешкән: һәлак булучылар бар [эксклюзив фото, видео 18+]

    Бүген иртән Казан − Оренбург трассасының Боровое Матюшино бистәсенә таба участогында берничә юл-транспорт һәлакәте булган. ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәтләр җиңел машина белән йөк машинасы бәрелүдән башланган: юл буенда авария билгеләре белән басып торган йөк автомобиленә "Опель" җиңел машинасы килеп кергән, нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага...

    Бүген иртән Казан − Оренбург трассасының Боровое Матюшино бистәсенә таба участогында берничә юл-транспорт һәлакәте булган.

    ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәтләр җиңел машина белән йөк машинасы бәрелүдән башланган: юл буенда авария билгеләре белән басып торган йөк автомобиленә "Опель" җиңел машинасы килеп кергән, нәтиҗәдә, җиңел машина каршы як полосага чыгарылган, анда бу вакытта внедорожник хәрәкәт иткән.

    Хәзерге вакытка 15 автомобильнең бәрелешүе һәм бу зур һәлакәттә ике кешенең һәлак булуы билгеле. Бу автомобильләрнең бер һәлакәттә, яки берничә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүе, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр, һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланыла. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

    Булган мәгълүмат буенча, начар һава торышы (томан) һәм юл шартлары авариягә сәбәп булган.

    Татар-Информ.

    Фото, видео - портал ProKazan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: