Сәламәтлекләрен кайгырталар
Саба бассейнында оешма-предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар (пенсионерлар) арасында йөзү ярышы үткәрелде. Катнашучыларның байтагы атнага ике тапкыр бассейнга һәм тренажерга йөрүчеләр иде. Биредә безне якты йөз белән каршы алалар, озаталар. Өлкәннәргә кайвакыт бер җылы сүз дә җитә, шуңа куанып яшибез. Лаеклы ялга чыгып, эштән киткәч, үзеңне ялгыз хис итмисең,...