Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Серле каләм -2014” бәйгегә чакыра

Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Саба районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына да, яшьләргә дә бик бай. Яза белә торган сәләтле каләмле укучыларны барлау йөзеннән "Серле каләм" иҗат бәйгесе игълан ителә. 2014 ел Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип билгеләнде....

Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Саба районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына да, яшьләргә дә бик бай. Яза белә торган сәләтле каләмле укучыларны барлау йөзеннән "Серле каләм" иҗат бәйгесе игълан ителә.

2014 ел Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип билгеләнде. Шул уңайдан "Серле каләм" - иҗат бәйгесенең төп шарты булып районыбызның мәдәниятен чагылдырган язмалар кабул ителә. Алар нигездә журналистик әсәрләр, мәдәни проектлар булырга мөмкин.

Мәдәниятны үстерү уңаеннан район җирлегендә шактый күп чаралар үткәрелә, эшләр башкарыла. Гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау - һәммәбезнең бурычы. Әйдәгез, яшь каләмдәшләр бу хакта үз фикерегезне белдереп язмалар языгыз. Тәкъдимнәр белән чыгыгыз.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге конкурс кысаларында шулай ук тагын ике тема тәкъдим итә. "Наркотикларга каршы көрәш" , "Сәламәт яшәү рәвеше" нә багышланган язмалар да кабул ителә һәм аерым бәяләнә.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

-укучыларның һәм яшьләрнең иҗади эшчәндеген фикерләү сәләтен үстерү;

-туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

- мәкалә, шигырь, хәбәр, хикәя, әкият, парча, репортаж, интервью кебек жанрларда иҗат итү теләге уяту;

- төрле һөнәр ияләре һәм иҗади шәхесләр белән очрашу Һәм чыгыш ясау сәләтләрен үстерү;

- сәламәт яшәүне пропагандалау һәм асоциаль (тәмәке тарту, хәмер эчү, наркомания) күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карау;

-мәктәптә бысыла торган гәҗитләрне барлау һәм иң яхшыларын билгеләү.

Конкурс шартлары

Саба муниципаль районы күләмендә үткәрелә торган "Серле каләм" иҗат бәйгесендә 12 яшьтән 35 яшькә кадәр һәркем катнаша ала.

Бәйгедә эшләр яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бәяләнәчәк:

1 категория - 12-19 яшь:

2 категория - 20-27 яшь;

3 категория - 28-35 яшь.

Материалларыгызны 2014 елның 25 апреленә кадәр Балалар иҗат үзәгенә юллагыз (6нчы бүлмә), тел. 2-44-59, 89509456397 (Эльвира Вафина). Үзегез турында ирекле формада бәян ителгән хат, элемтә өчен телефон, адресыгызны күрсәтү сорала (анкета-заявка).

Язмалар алдагы еллардагы конкурста катнашмаган булуы шарт.

[

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев