Саба таңнары

3 апрель 2014 яңалыклары

  • 3 апрель 2014 - 11:27
    Лесхозда волонтерларның беренче сессиясе үтте [+фото]
    Шушы көннәрдә "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Саба муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре белгечләре белән берлектә Лесхоз урта мәктәбе базасында район социаль менеджмент практик академиясенең беренче сессиясен үткәрде. Әлеге чарага ирекле "Волонтер" отрядының иң актив егет-кызлары килгән иде. Алар күп практик эш...
    513
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 10:24
    Районыбыз биючеләре бөтен республиканы шаккаттырды
    29 мартта Нократ Аланында үт­кә­рел­гән "Нәүрүз Мөбарәкбад" Төбәкара фестивалендә катнашырга Татарстан районнарыннан, Түбән Новгородтан һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. Фестивальдә Саба районы сәнгать осталары - музыка мәктәбеннән "Яшьлек" бию төркеме "Хореография" номинациясендә - 1нче, Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче "Әлфия" халык бию ансамбле - 2нче урынны алдылар. Альбина Мөбарәкҗанова...
    574
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 10:05
    Районда язгы кыр эшләренә әзерлек бара [+фото]
    "Мичән" филиалының Тимершык бүлекчәсендә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашында үткән семинар-киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Узган еллар коры килү сәбәпле, көтелгән уңышка ирешә алмады игенчеләр. Бу исә хуҗалыкларның еллык икътисадый күрсәткечләрендә дә ачык чагылды. Өстәвенә бу көннәрдә сөт бәяләре кимүгә таба бара. Бу хакта киңәшмәдә Саба...
    632
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 07:28
    Нигез җылысы – әнкәйләрдә
    Туып-үскән нигезеңдә ак яулыклы әниең көтеп тору, кайткан саен кайнар чәе, сый-нигъмәтле табыны белән каршы алу, хәер-догасы белән озатып калуыннан да бәхетле мизгел юктыр ул.
    1245
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 07:00
    Районыбызның 45 егете солдат киеме киячәк [чакыру комиссиясеннән фоторепортаж]
    "Товарищ председатель призывной комиссии, призывник ... на заседание призывной комиссии прибыл!" әлеге сүзләрне 2 апрель көнне район хәрби комиссариатында 50гә якын егет кабатлады.
    587
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 06:47
    Татарстанда фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән [+фото]
    Авария кичә, 2 апрель көнне, 16 сәгать 50 минутта Алабдугада була. ВАЗ-2114 шоферы обгонга чыга һәм үз полосасына вакытында керергә өлгерми - ПАЗ автобусы белән бәрелешә. Көчле бәрелештән соң ВАЗ-2114 артка очып китә һәм УАЗ автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, ВАЗ-2114 шоферы һәм пассажиры (икесе дә 1990 елгы) шунда ук һәлак була....
    500
    0
    0
Реклама