Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лесхозда волонтерларның беренче сессиясе үтте [+фото]

Шушы көннәрдә "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Саба муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре белгечләре белән берлектә Лесхоз урта мәктәбе базасында район социаль менеджмент практик академиясенең беренче сессиясен үткәрде. Әлеге чарага ирекле "Волонтер" отрядының иң актив егет-кызлары килгән иде. Алар күп практик эш...

Шушы көннәрдә "Балкыш" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Саба муниципаль районы башкарма комитеты, социаль яклау, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре белгечләре белән берлектә Лесхоз урта мәктәбе базасында район социаль менеджмент практик академиясенең беренче сессиясен үткәрде. Әлеге чарага ирекле "Волонтер" отрядының иң актив егет-кызлары килгән иде.

Алар күп практик эш күнекмәләре, теоретик белемнәр алдылар, яңа тарафдарлар таптылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Чараны оештыручылар волонетрларны команда буларак тагын да ныграк туплау, эшне анализларга, чишелеше ачык күренмәгән вәзгыятьләрдән чыгарга өйрәнү максатынннан психологик диагностика, тренинглар үткәрделәр. Патронаж эшчәнлеге үткәрү өчен мастер-класслар тәкъдим ителде, психологик актив матдәләр турында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шәхеснең яңа принципиаль идеяләр күтәреп чыгуга иҗади сәләтен, ягъни креативлыгын үстерү буенча, шулай ук социаль акцияләр оештыруга кагылышлы лекция-әңгәмәләр үткәрелде.

Сессиядә волонтерларның проект эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелде. Волонтерлар социаль проектлар әзерләү, язу һәм презентацияләү-тәкъдим итүнең иң мөһим үзенчәлекләре белән таныштылар.

Әлбәттә, спорт та онытылмады. Баскетбол, волейбол уеннары күңелләргә дәрт өстәде. Волонтерлар ике көн дәвамында барган сессиядә үзләре сайлаган юлның дөреслегенә, шушы кыйбладан тайпылмыйча барып, җәмгыятькә күбрәк файда китерәчәкләренә тагын да бер инандылар. Иң мөһиме, беркайчан да битараф һәм пассив булмаска кирәклеге турында фикергә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев