Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз биючеләре бөтен республиканы шаккаттырды

29 мартта Нократ Аланында үт­кә­рел­гән "Нәүрүз Мөбарәкбад" Төбәкара фестивалендә катнашырга Татарстан районнарыннан, Түбән Новгородтан һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. Фестивальдә Саба районы сәнгать осталары - музыка мәктәбеннән "Яшьлек" бию төркеме "Хореография" номинациясендә - 1нче, Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче "Әлфия" халык бию ансамбле - 2нче урынны алдылар. Альбина Мөбарәкҗанова...

29 мартта Нократ Аланында үт­кә­рел­гән "Нәүрүз Мөбарәкбад" Төбәкара фестивалендә катнашырга Татарстан районнарыннан, Түбән Новгородтан һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр иде. Фестивальдә Саба районы сәнгать осталары - музыка мәктәбеннән "Яшьлек" бию төркеме "Хореография" номинациясендә - 1нче, Кече Шыңар мәдәният йорты каршында эшләүче "Әлфия" халык бию ансамбле - 2нче урынны алдылар. Альбина Мөбарәкҗанова "Чишмә буенда" дигән композиция белән 2нче урынга лаек булды.

"Балалар уен фольклоры" номина­ция­сендә Шәмәрдән мәдәният йорты балалар коллективына -1нче, Кече Шыңар мәдәният йортының "Каз канаты" балалар фольклор коллективына 3нче урын бирелде. Музыка мәктәбе укытучысы Гөлназ Дәүлиева "Вокал соло" номинациясендә 1нче урынны алды.

***

Кече Шыңар мәдәният йортының "Әлфия" халык бию ансамбле солисты Инсаф Шәрәфиев Казанда югары уку йортлары, техникумнар студентлары арасында уздырылган "Беренче курслар көне" конкурсында катнашып, "Хореография" номинациясендә махсус бүләккә ия булды. Казан элемтә техникумында белем алучы Инсаф махсус урта уку йортлары студентлары арасында бию номинациясендә үткәрелгән "Язгы тамчы" конкурсында 2нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев