Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 5 май 2014 яңалыклары

    • 5 май 2014 - 12:36
      Завод Нырты кызы Гөлүсә Арикеевага президентыбыз истәлекле бүләк тапшырды
      "Ялкын" журналының 90 яшьлеге уңаеннан журналның балалар редколлегиясенең яшь иҗатчылары Президент белән очрашуда катнаштылар. Әлеге чарада Завод Нырты урта мәктәбе укучысы Гөлүсә Арикеева да катнашты һәм президентыбыз кулыннан истәлекле бүләккә ия булды.
    • 5 май 2014 - 12:02
      Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә беренче зонакүләм фәнни-гамәли конференция узды [+фото]
      2013-2014 уку елын "Сә­ләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-ин­тернаты" статусы алып,­ олы җаваплылык белән башлаган мәгариф учреждениесенә зур өмет­ләр баглана. Әлбәттә, өмет-ышанычны аклау зур көч, уртак тырышлык, алдынгы тәҗ­рибә таләп итә. Республика күләмендә сәләтле балалар мәктәбе статусын йөрткән 16 мәктәпнең берсе һәм иң яше буларак, әлеге сынау елында ирешәсе...
    • 5 май 2014 - 10:31
      Майдан август ае башына кадәр намаз вакытына карата аңлатма
      Май башыннан (Казан өчен 5 майдан) алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать...
    • 5 май 2014 - 09:29
      Сабада 9 май бәйрәмен тиешле дәрәҗәдә уздыру максаты куелды
      5 май көнне Саба муниципаль районы 9 май бәйрәмен уздыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Комиссия рәисе, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев районда Җиңү көнен бәйрәм итү буенча чаралар планы белән таныштырып узды, бәйрәмнең һәр өлеше өчен җаваплы кешеләрне билгеләп, бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә уздырырга дигән максат...
    • 5 май 2014 - 06:55
      Чернобыль атом электр станциясе аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан сабалыларны хөрмәтләделәр
      26 апрель - Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләрен нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан. Бүгенге көндә шуларның 14е исән-сау. Ел саен техноген һәлакәтләрдә катнашучыларны һәм аларның тол хатыннарын Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял...
    • 5 май 2014 - 05:24
      Югары Утар балалар йортына "пиратлар" килде
      Югары Утар балалар йортына бәйрәм көннәрендә волонтерлар килде. Балалар аларның килүләрен түземсезлек белән көтеп алалар, кунаклар килгәч, бик тә шатланалар. Һәр килүләрендә алар үзенчәлекле программа әзерлиләр. Бу юлы балалар белән бергә пиратлы уйнадылар. Алар әзерләгән тәм-томнар, башка сюрпризлар балаларда бик күп уңай эмоцияләр тудырды.
    • 5 май 2014 - 05:04
      Саба укучылары I Спартакиада призерлары булды
      Шушы көннәрдә мәктәп укучыларының I Спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ярышлар декабрь аеннан апрель аена кадәр дәвам итте. Ул үз эченә көрәш, чаңгыда узышу, шорт-трек, волейбол, хоккей, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика ярышларын алган иде. Республика этабында районда беренче урын алган мәктәп командалары катнашты. Көрәш бунча Сабабаш төп мәктәбе, волейболда - Шәмәрдән лицее,...
    Реклама