Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чернобыль атом электр станциясе аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан сабалыларны хөрмәтләделәр

26 апрель - Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләрен нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан. Бүгенге көндә шуларның 14е исән-сау. Ел саен техноген һәлакәтләрдә катнашучыларны һәм аларның тол хатыннарын Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял...

26 апрель - Халыкара радиация һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләрен нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан. Бүгенге көндә шуларның 14е исән-сау. Ел саен техноген һәлакәтләрдә катнашучыларны һәм аларның тол хатыннарын Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял иттереп хөрмәтләү күркәм гадәткә керде. Бүлекчәдә ял итүчеләрне социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Биредә ял итүчеләрнең берсе - Сабадан Равил Җиһаншин ул елларны бүгенгедәй хәтерли. - Без жимерек, хәрабәләрдән торган станциядә корылмаларга түбә яптык, фундаментлар салдык. Радиациянең сәламәтлеккә йогынтысы хәзер нык сизелә",- ди Равил абый. Килдебәктән Фәһеметдин Фәлахиев 1972-1974 елларда радиация куркынычы янаган подразделениедә хезмәт иткән. "Ул вакытта бу турыда бөтенләй сөйләшергә ярамады, кайдалыгыбызны да белмәдек, атом-төш кораллары сынадык", - ди ул.

1957 елда "Маяк" житештерү берләшмәсендә катнашкан Гыйльметдин Сафин моннан биш ел элек вафат булган. Биредә аның тол хатыны Наилә Сафина ял итә. Шулай ук Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Фәрзетдин Камаловның тол хатыны Хәлимә дә биредә тернәкләнү уза. "90 кглы әзмәвердәй булып киткән иде, ябыгып, бетеренеп кайтты. Бик зур - 22,5 рентген нурланыш алган иде. Алтмыш яше дә тулмаган килеш үлеп китте", -ди Хәлимә апа. Наилә апа Сафина да ире Гыйльметдин абыйның күргәннәрен хәтереннән еш үткәрүе турында сөйли. Фаҗига булган урынны җимерекләрдән чистарту, читтәрәк бер авыл салганнарын, улларын армиягә озатканда ул җирләргә эләкмәсәгез ярар иде, дип елаулары хакында искә алды.

Тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр үзләренең чордашлары булган Шәмәрдәннең "Тулган ай" фольклор ансамбле үзешчәннәре чыгышын бик җылы кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев