Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба укучылары I Спартакиада призерлары булды

Шушы көннәрдә мәктәп укучыларының I Спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ярышлар декабрь аеннан апрель аена кадәр дәвам итте. Ул үз эченә көрәш, чаңгыда узышу, шорт-трек, волейбол, хоккей, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика ярышларын алган иде. Республика этабында районда беренче урын алган мәктәп командалары катнашты. Көрәш бунча Сабабаш төп мәктәбе, волейболда - Шәмәрдән лицее,...

Шушы көннәрдә мәктәп укучыларының I Спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ярышлар декабрь аеннан апрель аена кадәр дәвам итте. Ул үз эченә көрәш, чаңгыда узышу, шорт-трек, волейбол, хоккей, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика ярышларын алган иде. Республика этабында районда беренче урын алган мәктәп командалары катнашты. Көрәш бунча Сабабаш төп мәктәбе, волейболда - Шәмәрдән лицее, бадминтонда - Завод-Нырты урта мәктәбе, чаңгыда узышу, шорт-трек, хоккей, йөзү һәм җиңел атлетикада Саба гимназиясе командалары чыгыш ясады. Республиканың 42 командасы катнашкан Спартакиадада Саба районы укучылары авыл районнары арасында, бары тик Мамадышлыларга гына оттырып, 2нче урынны яуладылар. Сабалылар барысы 561 балл җыйды. (бадминтон- 100 очко, шорт-трек - 90 очко). Призер булуга Килдебәк мәктәбе спортзалында үткән бадминтон ярышының республика этабында 1 урынны яулаган Ильяс Шигабиев (Саба), 2нче булган Гөлгенә Вәлиева (Саба), Лесхозның "Нарат" боз сараенда үткәрелгән тимераякта узышу ярышының республика этабында 2нче нәтиҗә күрсәткән Алисә Котдусова, 3нче урынга чыккан Салават Зарипов (Саба гимназиясе) зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев