Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә беренче зонакүләм фәнни-гамәли конференция узды [+фото]

2013-2014 уку елын "Сә­ләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-ин­тернаты" статусы алып,­ олы җаваплылык белән башлаган мәгариф учреждениесенә зур өмет­ләр баглана. Әлбәттә, өмет-ышанычны аклау зур көч, уртак тырышлык, алдынгы тәҗ­рибә таләп итә. Республика күләмендә сәләтле балалар мәктәбе статусын йөрткән 16 мәктәпнең берсе һәм иң яше буларак, әлеге сынау елында ирешәсе...

2013-2014 уку елын "Сә­ләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-ин­тернаты" статусы алып,­ олы җаваплылык белән башлаган мәгариф учреждениесенә зур өмет­ләр баглана. Әлбәттә, өмет-ышанычны аклау зур көч, уртак тырышлык, алдынгы тәҗ­рибә таләп итә. Республика күләмендә сәләтле балалар мәктәбе статусын йөрткән 16 мәктәпнең берсе һәм иң яше буларак, әлеге сынау елында ирешәсе уңышларына нигез сала дисәк, хата булмастыр. Биек үрләргә, югары баскычларга күтә­релер өчен, әлбәттә, ни­гез­нең нык булуы зарур. Белем дәрәҗәсенең төп күрсәткече булган фән олимпиадаларында район буенча 43 приз­лы урын яуласалар, җи­де укучы республика күлә­мендәге олимпиадаларда алдынгы урыннарга ирешкән. Төрле иҗат-сәнгать бәйгеләрендә дә җиңүчеләр сафы арта бара. Бүген биредә 142 бала белем ала. Белем йорты белән Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты арасында тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Ике арадагы хезмәттәшлек нигезендә республикада тәүге тапкыр яңа проект старт алды - 24 апрельдә сәләтле балалар мәктәбендә "Филология, тарих, мәдәният - яңа караш" дип аталган беренче зонакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрә­фиев республиканың төр­ле төбәкләреннән җый­нал­ган катнашучыларга районыбызның мәгариф өлкәсе белән бәйле яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук әлеге чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашып, Саба төбәгенең тел, әдәбият-сәнгать өл­кә­сенә күп шәхесләр би­рүен, фәнни эшләр белән танышканда бик кызыклы, кыю фикерле хезмәтләр очравын, әле­ге проектның дәвамлы булуын билгеләп үтте. Сәләтле балалар мәктәбе директоры Ләйсән Билалова үз чыгышында әлеге конференциянең төп максаты - сәләтле балаларны җыю, фикерләрен ишетү, аларны таныту икәнлегенә басым ясады. Шулай ук рес­публикадагы мондый статуслы мәктәпләрдән аер­малы буларак, төп үзенчәлек - укучыларны беренче сыйныфтан ук кабул итү икәнлегенә, бер ел эчендә ирешкән уңышларына тукталды. Конференциянең апрель аенда читтән торып узган беренче этабына барлыгы 305 хезмәт җибәрелгән булса, зона бәйгесендә катнашу хокукын 119 фәнни эш алган. Әлеге хезмәтләр 8 секциягә бүленеп тикшерелде һәм һәр фәнни эш авторы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының галимнәре һәм районыбызның югары категорияле укытучылары составындагы жюри каршында чыгыш ясап, сорауларга җаваплар бирде. Мәсәлән, "Татар теленең актуаль проблемалары" сек­циясендә Олы Арташ мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гөлнур Кәримова "Саба таңнары" газетасында басылган мәкаләләрдә һәм очеркларда фразеологик әйтелмәләр" дигән темага фәнни эш әзерләгән. Ул 1982 елдан алып бүгенге көнгә кадәр газетабыз төпләмәләрен актарып, һәр мәкалә белән танышып, сөйләмне матурлаучы әйтелмәләр туп­лаган. Моның өчен күпме вакыт, ихтыяр көче сарыф ителгәнен Гөлнур үзе генә беләдер. Сәләтле балалар мәктәбеннән барлыгы 32 фәнни эш тәкъдим ителеп, 13е җиңүче булды. Гомуми этапта районыбыз укучылары төрле секцияләрдә 38 призлы урынга лаек булып, югары нәтиҗә күрсәттеләр. Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин: "Һәр чорда нинди дә булса яңарыш булып тора, шулардан башка алгарыш булмый, үткәннәргә бүгенге күзлектән караш бик актуаль мәсьәлә, конференциянең темасы бик үзенчәлекле", -дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X