Саба таңнары

16 май 2014 яңалыклары

  • 16 май 2014 - 09:29
    Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер турникта асылынып үлгән
    11 нче май көнне кичен Чүпрәле районы Матак авылында 15 яшьлек яшүсмер турникта асылынган. Аның гәүдәсенә иртән казларны урамга куарга чыккан анасы тап була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Буа районара бүлегендә үз-үзенә кул салуга этәрү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлаганча, алдагы кичне яшүсмер җиде...
    400
    0
    0
  • 16 май 2014 - 07:32
    Саба районы сөт җитештерү буенча республикада беренче өчлектә бара
    Хуҗалыкларда сөт продукциясе җитештерүдә төрлелек күзәтелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бер сыерга уртача савым - 18 килограмм. "Юлбат" хуҗалыгында әлеге күрсәткеч - 21,3. "Курсабаш", "Нырты", "Шытсу" хуҗалыклары беренче бишлектә. Беренче өчлектә барган "Мичән" хуҗалыгы унынчы урынга төшкән. Биредә уртача савым - 18,2 килограмм. Саба районы...
    419
    0
    0
  • 16 май 2014 - 07:01
    Районда X сыйныфта укучы егетләрнең традицион хәрби-кыр уеннары башланды [фоторепортаж]
    Өченчекөн районда X сыйныфта укучы егетләрнең традицион хәрби-кыр уеннары башланды. Әлеге чара яшүсмерләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне камилләштерү, хәрби бурычларын үтәргә әзерләү, кыр шартларындагы солдат тормышы белән таныштыру максатында үткәрелә.
    515
    0
    0
  • 16 май 2014 - 06:27
    Районда бер зат, эшкә урнашып, законсыз рәвештә эшсезлек пособиесе алуны дәвам иткән
    Хәзер эшсезлек бүгенге көн чынбарлыгына әйләнде. Үзләренә лаеклы шөгыль таба алмаганнарның күбесе хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итә. Узган елның февралендә 1959 елгы Л.Кәримуллина үзәккә учетка басарга мәҗбүр була. Эшсезлек пособиесе алуның үз тәртипләре бар. Әйтик, үзәк ярдәменнән вакытлычагына эшкә урнашкан очракта, бу хакта үзең учетта торган учреждениегә кичекмәстән...
    408
    0
    0
  • 16 май 2014 - 05:51
    Иштуган мәктәбе укучысы Аделина Никитина - Халыкара олимпиада җиңүчесе
    Мәгълүм булганча, апрель ахырында Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үткәрелде. Татар теленнән белемнәре буенча көч сынашуда барлыгы 12 илдән кунаклар катнашты. Халыкара олимпиада ике турда үтте. Беренче турда 5 меңгә якын укучы катнашса, икенче турга шуларның 300е генә уза алды. Алар арасында Иштуган урта мәктәбенең XI сыйныф...
    421
    0
    0
  • 16 май 2014 - 05:36
    Районда ВИЧ инфекцияле 11 кеше исәпләнә
    Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлүчеләрне искә алалар. Бу чир дөньяда 25 миллионнан артык кешенең башына җитте. Гасыр афәте районны да читләтеп үтми. Сабада ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 2002 елда теркәлгән иде. Шуннан башлап СПИД өч кешене теге дөньяга алып китте. Хәзер районда ВИЧ инфекцияле 11 кеше исәпләнә. Шуларның икесендә...
    488
    0
    0
Реклама