Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган мәктәбе укучысы Аделина Никитина - Халыкара олимпиада җиңүчесе

Мәгълүм булганча, апрель ахырында Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үткәрелде. Татар теленнән белемнәре буенча көч сынашуда барлыгы 12 илдән кунаклар катнашты. Халыкара олимпиада ике турда үтте. Беренче турда 5 меңгә якын укучы катнашса, икенче турга шуларның 300е генә уза алды. Алар арасында Иштуган урта мәктәбенең XI сыйныф...

Мәгълүм булганча, апрель ахырында Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үткәрелде. Татар теленнән белемнәре буенча көч сынашуда барлыгы 12 илдән кунаклар катнашты. Халыкара олимпиада ике турда үтте. Беренче турда 5 меңгә якын укучы катнашса, икенче турга шуларның 300е генә уза алды. Алар арасында Иштуган урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Аделина Никитина (укытучысы - Ләйсән Маркелова) бар иде. Укучылар өч төрле сынау үттеләр: язмача сынау; иҗади конкурс; видеоматериаллар белән чыгыш ясау. Удмурт кызы Аделина Никитина, бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, татар телен өйрәнүче рус телле укучылар арасында 2нче урынны яулады. Ул икенче дәрәҗәле диплом, истәлекле призы һәм iPad белән бүләкләнде. Аделина олимпиада көннәрен горурланып, дулкынланып искә ала:

- Олимпиада программасы кызыклы һәм файдалы итеп төзелгән иде,- ди ул.- Татарча спектакльләр карадык, синхрон йөзү буенча Европа чемпионатында булдык, Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаштык. Иҗади конкурста үзем язган "Урман -яшәү чыганагы" дип аталган шигыремне сөйләдем. Укытучым белән "Минем туган илем, минем халкым, минем мәктәбем" дигән темага видеоматериал төшергән идек. Язмача сынау әллә ни авырлык тудырмады, чөнки мин татар телен яратып өйрәнәм, белмәгәннәремне укытучым Ләйсән Гарәфиевнадан сорыйм. Без өстәмә рәвештә күп шөгыльләндек. Олимпиадада мин яңа дуслар таптым, якыннан Татарстан Президентын һәм күренекле язучыларны күрдем, татар теленең гүзәллегенә, бөеклегенә тагын бер тапкыр инандым.

Афәрин, Аделина! Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев