Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер турникта асылынып үлгән

11 нче май көнне кичен Чүпрәле районы Матак авылында 15 яшьлек яшүсмер турникта асылынган. Аның гәүдәсенә иртән казларны урамга куарга чыккан анасы тап була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Буа районара бүлегендә үз-үзенә кул салуга этәрү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлаганча, алдагы кичне яшүсмер җиде...

11 нче май көнне кичен Чүпрәле районы Матак авылында 15 яшьлек яшүсмер турникта асылынган. Аның гәүдәсенә иртән казларны урамга куарга чыккан анасы тап була. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Буа районара бүлегендә үз-үзенә кул салуга этәрү буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлаганча, алдагы кичне яшүсмер җиде яшьтәше компаниясендә авыл читендә таныш кызның туган көнен билгеләп үткән. Юлда яшүсмер һәм аның иптәшләренең берсе арасында низаг килеп чыккан, аннан соң ул аны узып тизрәк атлап киткән, аннан яшьтәшенә өенә кайтып җитүе һәм анда аны бау көтеп торуы турында шалтыратып әйткән.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев