Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Районда бер зат, эшкә урнашып, законсыз рәвештә эшсезлек пособиесе алуны дәвам иткән

    Хәзер эшсезлек бүгенге көн чынбарлыгына әйләнде. Үзләренә лаеклы шөгыль таба алмаганнарның күбесе хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итә. Узган елның февралендә 1959 елгы Л.Кәримуллина үзәккә учетка басарга мәҗбүр була. Эшсезлек пособиесе алуның үз тәртипләре бар. Әйтик, үзәк ярдәменнән вакытлычагына эшкә урнашкан очракта, бу хакта үзең учетта торган учреждениегә кичекмәстән...

    Хәзер эшсезлек бүгенге көн чынбарлыгына әйләнде. Үзләренә лаеклы шөгыль таба алмаганнарның күбесе хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итә. Узган елның февралендә 1959 елгы Л.Кәримуллина үзәккә учетка басарга мәҗбүр була. Эшсезлек пособиесе алуның үз тәртипләре бар. Әйтик, үзәк ярдәменнән вакытлычагына эшкә урнашкан очракта, бу хакта үзең учетта торган учреждениегә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Бу хакта Л.Кәримуллина да кисәтелә. Шуңа да карамастан, ул 2013 елның 1 декабрендә төзелеш оешмасына эшкә урнашуы хакында үзәккә җиткерми һәм законсыз рәвештә эшсезлек пособиесе алуны дәвам итә. Шулай итеп, Л.Кәримуллина дәүләткә 2629 сум зыян китерә.

    Нәтиҗәдә Л.Кәримуллина җәмәгать судьясы чыгарган хөкем карары нигезендә 5000 сум күләмендә штрафка тартылды.

    Рөстәм Сәлахов,

    район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: