26 май 2014 яңалыклары
-
26 май 2014 - 11:11Ә сез китап укыйсызмы? [сораштыру]Район халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә. 21686 укучы файдалануына 348835 китап тупланган. Аларның 199917се - рус телендә, 148825е - татар телендә, 93е - инглиз телендә.
-
26 май 2014 - 07:31Районыбызның иң өлкән кешесе - 105 яшьлек Шәмсенаһар әби Җиһаншина вафат булганДүшәмбедә районыбызның иң өлкән кешесе 105 яшьлек Шәмсенаһар әби Җиһаншинаны соңгы юлга озаттылар. Соңгы елларын Сабада үги улының тол хатыны тәрбиясендә булган йөзьяшәрне Сабай авылында җирләделәр. Шәмсенаһар Җиһаншина турында язма МОНДА.
-
26 май 2014 - 05:15Бүген районыбыз эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә26 майда - Эшмәкәрләр көне - инициативалы, тәвәккәл, район икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Үз бизнесларына алынучылар район икътисадының киләчәген төзиләр, алга таба үсешенең нигезен салалар. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый...
-
26 май 2014 - 05:15Игътибар: Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков сабалыларның сорауларына җавап бирә29 майда район гражданнарын Татарстан Республикасы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Илдус Сәид улы Нәфыйков кабул итәчәк.
-
26 май 2014 - 04:23Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгәнТатарстанның Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән. "Һәлакәт М-7 трассасының Мамадыш тракты белән Биектау юл аермасы арасында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зур бөке хасил булды", - дип хәбәр итә һәлакәт шаһиты. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме ачыклык керткәнчә, анда "Киа Спортедж" һәм "УАЗ" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәт...