Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген районыбыз эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

26 майда - Эшмәкәрләр көне - инициативалы, тәвәккәл, район икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Үз бизнесларына алынучылар район икътисадының киләчәген төзиләр, алга таба үсешенең нигезен салалар. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый...

26 майда - Эшмәкәрләр көне - инициативалы, тәвәккәл, район икътисадында үз урыннарын тапкан кешеләр бәйрәме зурлап билгеләп үтелә. Эшмәкәрлекне хезмәт яшендәге халыкның нык ихтыярлы, үз көченә нык ышанган вәкилләре тәшкил итә. Үз бизнесларына алынучылар район икътисадының киләчәген төзиләр, алга таба үсешенең нигезен салалар. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисадый үсештә, яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып тора. Районыбыз эшмәкәрләренең тырышлыгы сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, товар җитештерүдә тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерәчәгенә шик тә юк. Эшмәкәрлек үсеше өчен районда мөмкинлекләр зур булып кала, бу эшкә алынучыларга тиешле шартлар тудыруга максат программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Районыбыз эшмәкәрләренә инициативалы булганнары, икътисад үсеше, социаль тотрыклылык хакына нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерәбез. Районыбызның барлык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев