Реклама
Татарстанның Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән. "Һәлакәт М-7 трассасының Мамадыш тракты белән Биектау юл аермасы арасында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зур бөке хасил булды", - дип хәбәр итә һәлакәт шаһиты. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме ачыклык керткәнчә, анда "Киа Спортедж" һәм "УАЗ" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәт...
Татарстанның Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән.
"Һәлакәт М-7 трассасының Мамадыш тракты белән Биектау юл аермасы арасында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зур бөке хасил булды", - дип хәбәр итә һәлакәт шаһиты.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме ачыклык керткәнчә, анда "Киа Спортедж" һәм "УАЗ" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ике йөртүче дә тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз