Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ә сез китап укыйсызмы? [сораштыру]

Район халкына 29 китапханә хезмәт күрсәтә. 21686 укучы файдалануына 348835 китап тупланган. Аларның 199917се - рус телендә, 148825е - татар телендә, 93е - инглиз телендә.

Район үзәк китапханәсе 35 исемдә журнал алдыра, 10сы татар телендә, 25е рус телендә.

Китап уку күңелне баета, фикер тирәнлеген арттыра. Әмма күбебез китап укырга вакыт юк, дип сәбәп табабыз. Бигрәк тә балалар. Аларның әле олы тормышка юллары башланып кына килә. Интернет челтәрендә актарынырга вакыт табыла, ә китапка - юк. Аның белән акны карадан, караны актан аерырга өйрәнәбез, югыйсә.

Китап укыр өчен чыннан да бүгенге ыгы-зыгылы заманда вакыт кысан кебек. Ә кайбер газета укучылар бу фикерне кире кага.

Земфира Шиһапова, укытучы:

- Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабын укыдым, анысын сатып алдым. Китапка бервакытта да акча жәлләгәнем юк. Улым белән бергәләп укыйбыз. Ул гимназиядә VII сыйныф укучысы, күбрәк рус телендә укый. Бер башлагач аның азагы ни белән беткәнен белер өчен йокымны да кызганмыйм.

Наилә Сафина, китапханәче:

- Безнең Шекше авыл китапханәсе үз укучыларын югалт­мады, элек ничек йөргән булсалар, хәзер дә шулай. Яшьләр күбрәк детектив әсәрләр, өлкәннәр вакытлы матбугат, балалар дәрес өчен кирәклеләрне күбрәк укый. Җәй көне булса да килгән һәр яңа китапны укып баручылар бар.

Назыйм Мәгъсумов, машина йөртүче:

- Теләге булган кеше китап укырга вакыт таба, күбрәк кыш көне укыла, машинада гел йөртәм. Мин үзем күбрәк криминал, детектив әсәрләр укыйм. Аларда сәясәт тә, тарих та бар. Константин Суховның китапларын яратып укый идем, соңгы вакытта яңалары күренми әле. Юлия Шилованың китаплары да кызыклы.

Илфат Фатыйхов, фермер:

- Әле ун көн элек Марат Кәбировның "Бердәнбер һәм кабатланмас" китабын укыдым. Әнисен ташлап киткән балалар язмышы турында үзәк өзгеч хәлләр анда. Ничек китап укымыйсың ди?! Әсәрләр тормышка өйрәтә, сөйләм телен баета. Минем телевизор караганым юк, гел укыйм. Күбрәк тормыш, яшәеш турындагыларын алам китапханәдән. Башласам, бер төндә укып бетерәм.

Газет укучылар арасында сораштырулар үткәргәндә, бер битен укуга йокым килә, китап укып кем баеган, бер атна укымый торсам җанымны кая куярга белмим, дигән кызыклы җаваплар да ишетелде. Әйдәгез, бу хакта saby-rt.ru сайтында киңрәк фикерләшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев