27 июнь 2014 яңалыклары
-
27 июнь 2014 - 12:11Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: “Мин ураза тотам”, – дип әйтер, начар сүздән тыелырКөткән кунак кебек каршы алыйк Бүген кояш баегач, бөтен айларның солтаны- изге Рамазан ае башлана. Ул мөселманнарның ел буена сагынып, көтеп ала торган, күп изгелекләр, саваплы эшләр башкара торган ай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Әгәр өммәтем белсә иде бу Рамазан аенда нинди хикмәт-кәрамәтләрнең булганын! Аллаһы Тәгаләдән Рамазан аеның һәр ай булуын...
-
27 июнь 2014 - 12:08Сабалылар Ижау Сабан туен гөрләтеп кайттыХалыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтебезне берләштерү, халкыбызның зирәклеген йола-бәйрәмнәре аша гомер-гомергә, буыннан-буынга дәвам иттерү максатыннан, районыбызның иҗат төркемнәреннән, аерым җырчыларыннан, гармунчылар, нәфис сүз осталарыннан торган концерт бригадасы, ел саен аерым, үзенчәлекле программа нигезендә, Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелүче Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаша. 2003 елдан башлап, районыбызның бер төркем "артистлары" Томск, Киров өлкәсенең...
-
27 июнь 2014 - 09:14Сабаның "Аш-су" җәмгыяте уңганнары "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайтканСабаның "Аш-су" җәмгыяте уңганнары "ТНВ" каналы буенча халык яратып карый торган "Башваткыч" тапшыруында катнашып кайттылар. Кроссворд чишүдә бухгалтер Динә Вахитова, пешекче Фирәүзә Харисова, өлкән кондитер Рәкыя Галимҗанова катнашты. Аларга студиядә Әлфизә Исламова җитәкчелегендәге коллектив көч биреп торган. Сабалылар тапшыруның иҗат төркемен күчтәнәчкә алып килгән милли ризыкларыбыз белән дә таң калдырганнар....
-
27 июнь 2014 - 06:18Германия белгече яңгыр яуганда да сенаж салырга өйрәтәСөтчелек комплекслары, ферма яннарында бу көннәрдә хәрәкәт тукталып тормый. Кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, яшел масса төягән техникалар чокырларга сенаж ташый. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлардан соң үләннәр дә күтәрелеп китте. Әмма беренчел кат чабып алуның срогы үтеп бара, явым-төшемнәр күпьеллык үләннәрнең күпмедер өлешен тиешле фазаларда җыеп алуга бераз тоткарлык ясады,...
-
27 июнь 2014 - 06:15Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлек кулланган йөртүчеләр күп тоткарланганЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә юлларда аек булмаган хәлдә автомобиль йөртүчеләрне ачыклауны дәвам итә. Июнь аенда кагыйдәләрне шушы рәвешле тупас бозучыларга 14 беркетмә төзелде. Бигрәк тә 7-8 июньдәге Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлек кулланган йөртүчеләр күп тоткарланды. Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә үткәрелгән...
-
27 июнь 2014 - 06:06Саба район үзәк хастаханәсенә балалар өчен аерым хирург булмасмы, дип мөрәҗәгать иткәннәр"Ак Барс-Мед" иминият компаниясе медицина учреждениеләрендә "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләрне практикага керткәннән соң республикада 179 очрашу үткәрелгән, аларда 1800гә якын кеше катнашкан. Компаниянең Казан филиалы директоры Рәшит Абдуллин район үзәк хастаханәсендә социаль яклау идарәсе, ветераннар, инвалидлар оешмалары вәкилләре, табиблар катнашында узган сөйләшүдә әнә шулай дип белдерде. Иң мөһиме, "Түгәрәк өстәл"нең...
-
27 июнь 2014 - 05:38Сабага моряк егетләр "За возвращение Крыма" медале белән кайттыУзган язгы чакырылышта Иләбәрдән Россия Кораллы Көчләренә алынган ике егет - Инсаф Хөсәенов һәм Фәнил Сабитов шушы көннәрдә туган авылына әйләнеп кайттылар. Хәрби хезмәттә кем булмаган, китәләр дә кайталар, бер ел узганы сизелми дә кала, диярсез. Әмма бу егетләрне башкалардан тельняшкаларында 2014 елда гына булдырылган "За возвращение Крыма" медале балкуы...
-
27 июнь 2014 - 05:31Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты яшьләрне тәбриклиХөрмәтле районыбыз яшьләре! Ел саен 27 июнь җәмгыятьнең иң актив, энергиясе ташып торган, максатка омтылышлы, үз көчләренә ышанган егетләренә һәм кызларына ихлас тәбрикләү сүзләре әйтелгән, аларны мәйданнарга җыйган көн буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмегез дә үзегез кебек яшь, Яшьлек - һәр кеше гомерендә омтылышлар һәм ачышлар, идеаллар, тормышта үз урыныңны эзләү...