Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Германия белгече яңгыр яуганда да сенаж салырга өйрәтә

    Сөтчелек комплекслары, ферма яннарында бу көннәрдә хәрәкәт тукталып тормый. Кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, яшел масса төягән техникалар чокырларга сенаж ташый. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлардан соң үләннәр дә күтәрелеп китте. Әмма беренчел кат чабып алуның срогы үтеп бара, явым-төшемнәр күпьеллык үләннәрнең күп­медер өле­шен тиешле фазаларда җыеп алуга бераз тоткарлык ясады,...

    Сөтчелек комплекслары, ферма яннарында бу көннәрдә хәрәкәт тукталып тормый. Кайсы гына хуҗалыкка барсаң да, яшел масса төягән техникалар чокырларга сенаж ташый. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлардан соң үләннәр дә күтәрелеп китте. Әмма беренчел кат чабып алуның срогы үтеп бара, явым-төшемнәр күпьеллык үләннәрнең күп­медер өле­шен тиешле фазаларда җыеп алуга бераз тоткарлык ясады, ди белгечләр. Ләкин, ни дисәң дә, явым-төшем булу файдага. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 июньгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллыкларны чабып алу пландагы мәйданнарның 74 процентында башкарылган. "Мөхәммәтшин", "Мичән", "Тимершык", "Олыяз" хуҗалыкларында әлеге эш тулаем төгәлләнгән. Район буенча барлыгы 26389 тонна сенаж салынган. Әлеге азыкның 1627 тоннасы алты хуҗалыкта пленкага төрелгән. 1651 тонна печән әзерләнгән.

    - Ничә еллар дәвамында өйрәнеп, әзерләп килсәк тә, сыйфатлы, терлекләргә ныклы энергия бирә торган сенаж әзерләүгә ирешә алган юк, - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 24 июньдә "Саба" җәмгыяте "Сатыш" филиалында үткән республикакүләм укуларда. Нәкъ менә шуны күздә тотып, Германиядән килгән белгеч Рауф Майлов җиде районнан җыелган хуҗалык җитәкчеләренә сыйфатлы, мал­лар яратып ашый торган сенаж, силос әзерләү серләрен өйрәтте. Әлләни сере дә юк кебек, шулай да гади генә мал азыгын әзерләү өчен дә күп кенә хезмәт башкарырга кирәк.

    - Үләннәрне, мисалга люцернаны стандарт сыра шешәсе зурлыгына җиткәч уру кирәк. Чәчәк аткач, инде сез соңаргансыз дигән сүз.

    Сезнең технология буенча үләннәр 45 процент дымлылыкта салына, алай эшләгәндә кирәкле элементлар югала, яшел масса 75 процент дымлылыкта салынса яхшырак. Хәтта тиешле таләпләр үтәлә, сыйфатлы ачыткы салына икән, яңгыр явып торганда салынган сенаж да яхшы сакланачак, - ди ул.

    Сенаж чокырының таррак, аңа капланган пленканың кара төстә булуы да массаның сыйфатына йогынты ясый икән. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә четерекле яклар бик күп. "Тиеш"ләр һәр очракта да үтәлеп тә бетми. Күп нәрсә табигатькә дә бәйле булып чыга. Укуларда катнашучылар арасында да элек үзебезнең технология буенча эшләдек, ит тә, сөт тә булды, дигән фикерләр дә ишетелде. Әмма хәзер таләп башка. Торагыңда савым сыеры бар икән, аны баш саны өчен генә тотудан файда юк. Сөтбикәләрдән мөмкин кадәр мул һәм сыйфатлы сөт савып алуга ирешү терлекчелекнең төп максаты.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: