Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлек кулланган йөртүчеләр күп тоткарланган

ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хез­мә­те инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә юлларда аек булмаган хәлдә автомобиль йөртүчеләрне ачыклауны дәвам итә. Июнь аенда кагыйдәләрне шушы рәвешле тупас бозучыларга 14 беркетмә төзелде. Бигрәк тә 7-8 июньдәге Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлек кулланган йөртүчеләр күп тоткарланды. Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә үткәрелгән...

ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хез­мә­те инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә юлларда аек булмаган хәлдә автомобиль йөртүчеләрне ачыклауны дәвам итә. Июнь аенда кагыйдәләрне шушы рәвешле тупас бозучыларга 14 беркетмә төзелде. Бигрәк тә 7-8 июньдәге Сабантуй көннәрендә спиртлы эчемлек кулланган йөртүчеләр күп тоткарланды. Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә үткәрелгән рейд вакытында туктатылган транспорт йөртүчеләрнең 7се исерек булганлыгы ачыкланды. Июнь аеның соңгы атнасында соңгы беркетмәләрне ЮХИДИ инспекторлары Марат Гаязов Юлбат авылында, Габделбари Кадыйров Тимершык авылында яшәүчегә төзеде. Юлбаттан 1968 елгы Х. алкотестерга өрүдән дә, исереклек дәрәҗәсен ачыклау өчен медицина учреждениесенә барудан да баш тартты. Әмма буйсынырга теләмәве аны җаваплылыктан коткармый, судка барыбер барырга туры киләчәк.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X