Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабага моряк егетләр "За возвращение Крыма" медале белән кайтты

Узган язгы чакырылышта Илә­бәрдән Россия Кораллы Көчләренә алынган ике егет - Инсаф Хөсәенов һәм Фәнил Сабитов шушы көннәрдә туган авылына әйләнеп кайттылар. Хәрби хезмәттә кем булмаган, китәләр дә кайталар, бер ел узганы сизелми дә кала, диярсез. Әмма бу егетләрне башкалардан тельняшкаларында 2014 елда гына булдырылган "За возвращение Крыма" медале балкуы...

Узган язгы чакырылышта Илә­бәрдән Россия Кораллы Көчләренә алынган ике егет - Инсаф Хөсәенов һәм Фәнил Сабитов шушы көннәрдә туган авылына әйләнеп кайттылар. Хәрби хезмәттә кем булмаган, китәләр дә кайталар, бер ел узганы сизелми дә кала, диярсез. Әмма бу егетләрне башкалардан тельняшкаларында 2014 елда гына булдырылган "За возвращение Крыма" медале балкуы аерып тора иде. Ни әйтсәң дә, аларның хезмәт чоры Украинада барган сәяси вакыйгаларга туры килде. Матрослар Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, әти-әниләренең йөз аклыгы, авылдашларының горурлыгы булып, "Кырымны азат иткән өчен" 1944 елда булдырылган, ләкин сугышчыларга бирелми калган медальнең прототибы саналган Оборона министрлыгы бүләге белән кайттылар.

-Безнең Флотка җибәреләчәгебез Татарстан хәрби комиссариатында билгеле иде. Башта Калининградка китәргә тиеш идек, әмма Севастопольгә алып киттеләр, -диләр матрослар. Аларны Кара диңгезне күргәнче, иң элек шәһәрнең пейзажы, яшеллек сок­ландыра. Танышу көннәре тиз уза. Аннары хәрби ант һәм 197нче десант корабльләре бригадасында матрос хезмәте башлана. Инсафны - зур десант "Саратов", Фәнилне "Ямал" корабленә билгелиләр.

-Ияләнгәнче, беренче дүрт ае авыр булды. Аннары корабль тормышына күнектек. Шулай да сагындыра икән. Көннәрне санап, тагын 8 ай хезмәт итәсе бар дисәк, артта калганына, ничек шулай тиз үткән дип аптырый идек,- диләр егетләр. Университетта географ-эколог белгечлеге алган Инсаф корабльне электр энергиясе белән тәэмин итүче генератор мотористы була. Ә Фәнил - радиотелеграфист.

-Морзянканы өйрәнү авыр булдымы?- дип сорыйм адашымнан.

-Җиңел булмады, күп тырышырга туры килде,- ди флотка алынганчы Казан федераль университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган егет.

Десант мөмкинлекләре 20гә якын танк яки 50 йөк автомобиле булган "Саратов", "Ямал" корабльләре күп кенә өйрәнүләрдә катнаша. Сочида барган Олимпия уеннарының иминлеген тәэмин итү бурычын үтәгәннән соң, апрель аенда кабат Урта диңгездә булалар. Ф.Сабитов "Саратов"та бер тапкыр да портка кермичә - 41, И.Хөсәенов "Ямал"да 22 көн йөзә. Хәрби өйрәнүләрнең уңышлы үтүенә өлеш кертәләр. Егетләр кайсы чит ил портларында булганнарын әйтмәделәр, хәрби сер итеп саклыйлар. Кырымны Россиягә кайтару сәясәте башлангач, Новороссийск портына корабльләр белән гуманитар йөкләр китерүләре турында ачылып сөйләделәр. Медаль тикмәгә генә бирелмәгән егетләргә.

-Кырымга шактый чыга идек. Бер дә тискәре мөнәсәбәт сизмәдек. Һәрвакыт үз иттеләр. Якын күреп, кул биреп күрешүчеләр дә күп булды. Дөрес, әти-әниләр борчылды. Өйрәнүләр вакытында телефоннарыбызны алсалар да, причалда торганда, атна саен сөйләштек. Барысы да тәртиптә, бездә тыныч дип тынычландырдык әниләрне",- диләр матрослар.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев